erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Традицион автоузышлар көтелә

Хөрмәтле райондашлар!

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел тулу уңаеннан, “Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы һәм “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы белән берлектә 27 февральдә (якшәмбе көнне) Арчада традицион автоузышлар үткәрә. Шул уңайдан без клуб җитәкчесе, ярышларны оештыручы Илнур Яруллин белән узышларда катнашу тәртибе турында сөйләштек.

– Ярышта катнашучылар өчен төп таләпләрне әйтеп үтегезче?

– Ярышта катнашачак “Запорожец” машиналарының завод эшләп чыгарган үз моторы булу мәҗбүри. Машиналар техник яктан төзек, аккумуляторлары яхшылап беркетелгән  һәм тормозлары тота торган булырга тиеш. Машина эчендә ут сүндергеч, кызгылт сары төстәге жилет, аптечка һәм кас-кадан кала артык кирәкмәгән әйберләр булмау зарур. Куркынычсызлык каешлары булу кирәк. Машина йөртү танык-лыгы булу һәм тормышның иминиятләштерелгән булуы – иң төп таләпләрнең берсе.

– Быел да хатын-кызлар өчен ярышлар булачакмы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Узган елгы ярышларда гүзәл затларыбызны да катнаштырган идек. Алар да матур чыгыш ясады. Быел да, катнашырга теләүче хатын-кызлар булса, ярыштырырга планлаштырабыз. Рәхим итегез!

– Ни өчен узышлар нәкъ менә “Запорожец” машиналарында оештырыла, башка машиналарда түгел?

– 2011 елдан бирле уздырылучы әлеге ярышлар бик матур традициягә әйләнеп китте. “Запорожец”ларның ярышын беренче тапкыр Бәкердән күреп кайттым. Безнең районга тәкъдим иткәч тә, әлеге идеяне хупладылар. Бу машиналардагы тизлек, көч нәкъ менә ярыш өчен яратылган кебек. “Запорожец”ка утырып караган кеше генә аңлар мине...

Әйе, тикмәгә генә “Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы  “Танклар пычрактан курыкмый!” девизы астында эшләми. Пычрактан гына түгел, кардан да, бураннан да курыкмый алар. Быелгы автоузышларның шаһите булырга теләүчеләрне Арча ипподромында көтеп калабыз. Сәгать 10да башлана. Ярышларга рәхим итегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X