Реклама
Онлайн форматтагы Сабантуй 2нче июльдән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коронавирус таралу сәбәпле Сабан туе бәйрәмен онлайн форматта үткәрәчәк. Бүген Сабантуй бәйрәменә #Сабантуй2020 хештегы астында флешмоб башланып китте. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без онлайн-курслар барышында чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашкан идек. Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн форматта үткәрергә планлаштыра, ә кемнәрдер инде хәтта бәйрәм иткән дә. Пандемия
шартларында Сабан туен үткәрү максатын куйган идек. Программаны Татарстан районнары белән бергә төзедек. #Сабантуй2020 хештегы аша барлык мәгълүматлар белән танышырга була. Рәхим итегез», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.
Онлайн форматтагы Сабантуй 2 июльдән башлап, 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Социаль челтәрләрдә постлар #Сабантуй2020 хештегы белән чыгачак.
Онлайн Сабан туе программасы:
2 июль:
1.Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль челтәрләрендә видео котлаулар эстафетасы;
2.Татар халык бәйрәме «Сабантуй»га ярдәм йөзеннән флешмоб.
Постлар өчен тәкъдим ителгән темалар:
Шулай ук #СабантуеБезнеңБәйрәм #СабантуйНашПраздник #Батырлар #АтЧабышы хештегларын да кулланырга була.
3.Татар милли киемендәге фото һәм видео онлайн конкурсы #милликием. Шартлар Инстаграм аккаунтында .
3 июль:
4 июль:
Татар -информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз