Реклама
Казаннан Төркиягә очкан самолетның шассилары ябылмау сәбәпле, аны Мәскәүгә төшерделәр .Бу самолеттта булган район мөхтәсибе Әмир хәзрәт сүзләрен сезгә җиткерәбез.
Беренче хәбәрен ул самолет бортыннан 14:40 сәг. үк җибәрде. "Сезнең сайтта күргән идем, Төркиягә баручы самолет утыра алмаган дип. Без шушы самолетта".,-диде ул.
Без борчуга калдык. Ләкин шуның артыннан ук шатлыклы хәбәр дә алдык "Мәскәүгә кадәр килеп җиттек, Аллаһка шөкер", диде.
Әмир хәзрәткә "Сәфәр дәвам итәчәкме?", "Паника булмадымы?" дигән сораулар бирдек. "Әлеге генә төштек. Сезгә фотосын җибәрдем. Бер сәгатьтән Төркиягә китәчәкбез. Арчадан без 3 кеше. Барысын да тыныч кабул итәргә тырыштык, куркучылар да күп иде әлбәттә. Әмма стюардессалар тынычландырды. Барлык сорауларга җавап биреп бардылар. Башта Казанга утырабыз дигән иделәр. Соңрак Казанга түгел, Мәскәүгә китәбез диделәр. Хәзер менә самолетны алмаштыралар да, сәфәребезне дәвам итәбез, иншә Аллаһ,"- дип җавап бирде ул
Самолетта баручы якташларыбызга һәм барлык пассаңирларга хәерле юл телибез. Исән-сау барып җитеп, туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез .
Бүген Казаннан күтәрелгән самолетның шассилары ябылмавы турында хәбәр иткән идек http://arskmedia.ru/news/novosti/u-samoleta-vyletevshego-reysom-kazan-stambul-ne-zakrylos-shassi
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз