Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әнинең васыятен үтәдем

    Үлем үкенечсез булмый, диләр. Яратып һәм аңа хөрмәт йөзеннән юллама алып биреп, Фәридә гаиләсе белән бергә Мәдинә апасын дә сәяхәткә алып китәр идеме? Бер гаебе һәм гөнаһысы булмаса да, яшь ханым үзен бүген шуның өчен битәрли. Ә бит ул анда үзе дә зыян күргән.

    Безгә кайда нәрсә күрергә язгандыр, бу сорауга берәү дә җавап бирә алмый. Адәм баласының күрәчәге маңгаена язылып куелган була, диләр. Кем белә, бәлки, ул, чыннан да, шулайдыр? Гомерендә бер тапкыр да хастаханәгә бармаган (кияүгә чыкмаган, бала да тапмаган) Мәдинә ханым чит җирләрдә үзен үлем сагалап торуын белсә, Төркиягә ял итәргә киткән булыр идеме?

    Үлем үкенечсез булмый, диләр. Яратып һәм аңа хөрмәт йөзеннән юллама алып биреп, Фәридә гаиләсе белән бергә Мәдинә апасын дә сәяхәткә алып китәр идеме? Бер гаебе һәм гөнаһысы булмаса да, яшь ханым үзен бүген шуның өчен битәрли. Ә бит ул анда үзе дә зыян күргән.

    Биредә сүз Төркиягә ял итәргә китеп, шунда авариягә эләккән, бик озак комада яткан Мәдинә Шиһабиева турында бара. Кызганыч, дәвалау ягыннан бик көчле саналган Төркиядә дә аны коткарып кала алмадылар. Күптән түгел генә аны Арчага алып кайтып җирләделәр.

    Вакыт узса да, йөрәгенә юаныч таба алмаган, күз яшьләре белән аны сагынып искә алган бертуганы Ринат Шиһабиев белән авария булган мизгелне видеодан карап утырабыз. Юл буп-буш, бер машина әсәре юк. Мәдинә белән Фәридә ашыга-ашыга юл аркылы чыга. Шунда кайдандыр бер машина яшен тизлеге белән очып чыкты да, берничә адым гына атлыйсы калган ике ханымны бәрдереп, күз алдыннан юк та булды. Алдарак барган Фәридәнең кул-аяклары сына, ә Мәдинә...

    – Фәридәнең балалары бик ярата иде аны. “Апа, безгә синең белән бик рәхәт”, – диләр иде. Әле алар яраткан апаларының үлеме турында белмиләр, Яңа елга кайта, дип көтәләр, – диде Ринат Шиһабиев. – Абыйның малаена бәби ашы алып кайтырга, дип кибеткә барышлары була. “Арчада үзебездә дә киемнәр бар бит”, – дип карый аңа Фәридә. Юк, Төркиядән алып кайтасы килә. Күрәчәк арттан этә, диләр, шул күрәчәгенә ашкынган инде ул.

    Аннан туганнар өчен сынаулар башлана. Энә очы кадәр генә өмет әсәре булса да, якыныбызның тормышы өчен көрәшергә тырышабыз бит. Шәхси клиникага эләккән Мәдинәнең исән калачагына табиблар өмет бар, диләр. Әмма операция өчен 35 мең евро акча кирәклеге турында әйтәләр. Өстәвенә, әле клиникада дәвалануның һәр тәүлеге 2 мең евро тора. Турист буларак ул 30 мең еврога гына иминиятләнгән. Кем түли? Акча каян алырга?

    – Туризм буенча фирмага, вәкиллеккә киттем. Алып кайтырга самолет һәм табиблар бригадасы табуда ярдәм итүен сорап район башлыгы Илшат Габделфәртовичка кердем.Ул Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры белән элемтәгә чыккан, ә министр кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә биргән, – диде Ринат Шиһабиев. 88 яшенә кадәр әнине караган сеңелкәшкә ничек ярдәм итми калыйм ди мин? Мәрхүмә: “Мәдинәгә ярдәм кирәк булганда ул мине тәрбияләгән кебек карарсыз”, – диде. Безнең бурыч – әнинең васыятен үтәү. Мәдинә үзе йортын сатып булса да безгә ярдәмгә ашыгыр иде.

    Район башлыгы бер миллион ярым сумга самолет таба, министр табиблар бригадасы белән ярдәм итәргә була, әмма бар да булды дигәндә генә җибәрә алмыйбыз, бу аның өчен үлем белән тәмамланачак, – диләр. Егыл да үл. Көн үтә, акча меңнәрне саный, иминият фирмасы телефонны алмый... Нишләргә?

    – Әни мәрхүмә: “Булдыра алган кадәр яхшылык кыл. Кире әйләнеп кайта ул. Бер рәхмәт мең михнәттән коткара”, – дия иде. Мин аны шулай икәнен әллә ничә тапкыр үземдә сынадым. Үзәктәге кибетне ачканда лотерея уйнатып, аннан килгән акчаны инвалидлар һәм өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр өчен әйберләр алырга бирдем, икенче көнне үк эшемә шалтыратып, безнең өчен бик тә уңай килешү тәкъдим иттеләр. Моңарчы күпме артыннан йөреп тә тиешле нәтиҗәгә ирешә алмаган идек. Тагын бер очрак. 1978 елгы 56 градус салкын. 31 декабрь көне. Арча үзәгендә яшь бала күтәргән ир белән хатын тора. Бер машина юк. Шуларны утыртып Үрнәккә илтеп куйдым. Шул кичне Рәшидә белән очраштым һәм озак еллар матур гына гомер итәбез, – диде Ринат абый. – Боларны нигә искә төшерде, дисездер? Беләсезме, Мәдинә туганым артыннан йөргәндә юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Улым Булатның дусты Фаил Гәрәев хатыны белән Сочига очарга тиеш иде. Гаиләсен җибәреп, улым белән Төркиягә китте. Бик зур ярдәм итте, чөнки ул төрек һәм инглиз телен белә. Мәрьям апа Зыятова Төркиядә яшәгән улы Фәнискә шалтыратып, безгә ярдәм кирәклеге турында әйтте. Фәнис безне аэродромда каршы алды, юрист буларак бик кирәк булып чыкты. Илгизәр Каюмовичның кызы Алсу Анкарада яши иренең абыйсы дәүләт клиникасында табиб булып эшли икән. Аның ярдәме белән Мәдинәне шул клиникага күчерделәр. Реанимациядә яту бөтенләй буш. Янында өч шәфкать туташы да бар. Казанда таксистка кадәр ярдәм күрсәтергә теләп, Төркиядәге танышының телефон номерын бирде. Алсу белән даими элемтәдә тордык. Иминият акчасын куллану проблемасы да яхшы кешеләр ярдәме белән безнең файдага хәл ителде.

    Мәдинә ханым ике айдан артык комада ята. Бу көннәрдә аның янында туганнары кизү тора. Якыннары булса, уянып китмәс микән, диләр табиблар, аның белән сөйләшергә кушалар. Ринат абый үзе Төркиягә ничә тапкыр барганын да хәтерләми. Казанга барган кебек чыга да китә. Уянмасмы, күзләрен ачмасмы икән, дип догалар, үзе яраткан туганнар турындагы җырны тыңлата. Берсендә эшем бар иде, китәм, икенче атнага киләм, дип кайтып китә. Икенче көнне Алсу шалтыратып хәле начарлануы турында әйтә. Яңадан бөтен эшен ташлап, шунда оча. “Бер көн яшәрме, бер атнамы, әмма ахыры бер”, – диләр табиблар. Бу сүзләрне ишеткәч, Ринат абый җиргә сеңгәндәй була. Янына кереп, елый-елый бәхилләшә.

    Мәрхүмәнең гәүдәсен алып кайтырга самолетка акча кирәклеген бар да белә. Сорап торуның кирәге дә булмый. Дуслар, туганнар, хезмәттәшләр – бар да ярдәмгә ашыга. Бер көн эчендә 700 мең сумнан артык акча җыела. Аэропортта бер белмәгән хезмәткәр тиешле суммадагы акчаны алмый, шулай үзенчә булыша. Берсендә Казанга туры рейс булмый, Самара аша очарга туры килә Ринат абыйга. Абыйсының уллары Альберт белән Нияз шунда кадәр алырга килә.

    – Мин акчадан да тормый, түли идем. Такси яллап та кайтырга була. Әмма эш анда түгел, адым саен юлымда шундый изге күңелле кешеләр очрап торды. Халыкка акча гына кирәк, ачулы, дибез. Юк, килешмим, дөньяда изге күңелле кешеләр бик күп икән. Ике ай эчендә мин шуны аңладым, – ди Ринат Шиһабиев ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәтен белдереп.

    Әмма, кызганыч, шул ук вакытта начар күңеллеләр дә очрап куя. Әле хәсрәттән айнырга да өлгермәгән гаилә адресына яман сүзләр ишетелә башлый. Имеш, абыйлары Мәдинәнең байлыгы өчен кычкырышалар. “Аның абыйлары байлар, 7 мең пенсиягә яшәгән Мәдинә байлыгына калмаган”, – дип җавап бирә шундый хәбәр җиткерүчегә Фирүзә исемле бертуганнары.

    Бу сүзләрдән соң туганнар очрашып сөйләшәләр дә, бер карарга киләләр: йортта 15 ел элек вафат булган бертуган абыйлары Фердинандның хатыны, ягъни киленнәре Венера яшәсен. Тиешле вакыт узгач, туганнары барысы да үз өлешләрен аңа биш сумга сатарга булалар. “Монда төшеп торасың. Йорт закон нигезендә синеке була. Коммуналь хезмәтләр өчен үзем түләп барам. Син бары тик әти-әни истәлеге итеп туган нигезне сакла”, – ди аңа Ринат абый.

    – Бу хәлләрне мин Аллаһы Тәгаләнең безне тагын бер кат сынавы дип кабул иттем. Каты сынады, бугаздан тотып алды, иң авыркан җирнең берсенә басты. Әмма авырлыкларны җиңәр өчен юлыбызга яхшы кешеләрне дә җибәреп торды, – диде ул. – Рәхмәт безгә ярдәм кулы сузган изге күңелле кешеләр. Аллаһы Тәгалә сезнең үзегезне дә зурласын. Кайгы хәсрәт берегезнең дә ишеген какмасын.

    Гөлсинә Зәкиева 

    Фотода Мәдинә ханым уртада (ак яулыклы)

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: