erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төркиягә юллар ачыла

Июнь урталарында Төркия чит ил туристларын кабул итә башларга ниятли, дип хәбәр итте NTV телеканалы эфирында республиканың мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсой.

 Аның сүзләренә караганда, беренче туристларны Кытай, Көньяк Корея һәм башка Азия илләреннән көтәләр. Һәм шул ук вакытта дөньяның төрле нокталарына самолётлар оча башлаячак. Илдә эчке туризм май ахырында ук эшли башларга мөмкин, дип өстәде министр. Әмма моның өчен гражданнарның санитар хәвефсезлек чараларын үтәве кирәк. Эрсой ассызыклаганча, Төркия хакимиятләре санитар-гигиена хәвефсезлеге планында кунакханәләрне сертификацияләү буенча җентекле программа эшләгән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядә коронавирус белән чирләүчеләр саны 148 меңнән артып киткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/T-rkiyag-yullar-achila-273303/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X