erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТРның Хоккей Федерациясе Арчада спорт бәйрәме уздырды

«Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам» фестивале Арчаның 5нче гимназиясе шугалагында узды

Бүген, 21 гыйнварда ТРның Хоккей Федерациясе Арча муниципаль районы белән берлектә уздырган спорт бәйрәмендә 48 команда катнашты. Алар яшь аермасына карап, төркемнәрнә тупланып, өч өлешкә бүленгән шугалакта хоккей уйнадылар. Уеннар берничә этапта барды. 

Төп ярышлардан кала, шугалактан читтә, җанатарлар өчен дә уеннар оештырылган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиңүчеләр бүләкләнгәннән соң, җанатарлар арасында да бүләкләр уйнатылды. Шайба, футболка, колонка, смартфон - бүләкләрнең кайберләре генә. Төп бүләк телевизор иде. Ул Арчаның Шәрык бистәсендә яшәүче Марсель Махмутовка чыкты.

Югары дәрәҗәдә оештырылган спорт фестивале турында тулырак газетабызның 27 гыйнвар санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X