Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тромбоз – хәтәр чир

    – Иң куркынычы – тромбның урыныннан ычкынып китүе, кан юлын каплавы.

    Газета укучыларыбызның соравы буенча без район үзәк хастаханәсе кардиологы, районара йөрәк һәм кан юллары авыруларын дәвалаучы үзәк җитәкчесе Ринат Хәстиев белән сөйләштек.

    – Ринат Мирбәтович, кан юлларында тромб барлыкка килү – бу күпләрне кызыксындырган сорау. Шул турыда газета укучыларыбызга аңлатып үтсәгез иде.

    – Тромб – кан юлларында барлыкка килгән оешкан кан ул. Тромб барлыкка килү ул гадәти физиологик процесс. Мәсәлән, кан тамыры киселергә яки  зарарланырга мөмкин һәм ул урында канны туктату өчен тромб барлыкка килә, ягъни кан оеша. Бу организмның гадәти хәле. Ә менә тромб белән кан тамырының бөтенләй тыгылуы яки бераз кысылуы ул тромбоз чире була. Тромбоз   төрле яшьтәге кешеләрдә дә булырга мөмкин. Олыларда гына түгел, яшьләрдә дә.

    Тромблар бигрәк тә кайда барлыкка килә? Аны белеп буламы?

    – Тромб артерия яки венада барлыкка килә. Ул кайсы урында урнашкан, тромб кан юлын күпме дәрәҗәдә каплаган – тромбоз чиренең билгеләре менә шушы факторларга бәйле. Веналарда барлыкка килгән флеботромбоз билгеләре аяк-кулларда сизелә. Аяклар шешенә, йөргәндә алар авырта. Аякның тиресе зәңгәрсу төскә керә. Басып торганда алар тагын да зәңгәрләнә. Шешенү дәрәҗәсе тромбның кайсы урында урнашканына бәйле. Ул түбәндәрәк урнашкан саен аяк-куллар да азрак шешенә. Кайбер очракларда чир үзен сиздермәскә мөмкин.  Венадагы тромблар ычкынып китеп, үпкә артериясендә тромб (тромбоэмболия) барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Аның билгеләре: авыруга һава җитми, тыны бетә башлый,  йөрәге кага, йөткерә, канлы какырык килүе ихтимал. Венадагы тромбозлар организмдагы барлык тромбозлар арсында өченче урынны били.

    Үпкә артериясендәге тробоэмболия чире аркасында үлү очраклары барлык үлемнәр арасында өченче урында тора.

     Артерияләрдәге тромблар күбрәк атеросклероз аркасында барлыкка килә. Тромб кайда урнашканына карап аның билгеләре дә күренә. Зыянланган артерия кул-аякларда икән, ул вакытта аяк-кулларның берсе икенчесенә караганда салкынрак, төссезрәк була. Йөргәндә аяк мускулларында авырту барлыкка килә. Артериядә тромбоз булганда авыру аксап йөри. Трофик яралар барлыкка килә. Әгәр дә тромбоз йөрәктәге артерияләрдә булса, ул йөрәкнең ишемик халәтенә (кан начар йөри) китерә, миокард инфаркты китереп чыгара, ягъни йөрәк мускулына кан җитешмәү сәбәпле, ул урында үлгән урын барлыкка килә. Әгәр дә зарарланган артерия баш миендә икән – инсульт булуы ихтимал. Артериядәге тромбоз белән күбрәк  40 яшьтән узган ир кешеләр азаплана.

    – Бигрәк тә нинди кешеләрдә тромбоз барлыкка килергә мөмкин?

    – Тромбоз эчке һәм тышкы сәбәпләрдән тора. Эчке сәбәпләр: югары кан басымы, шикәр авыруы, 40 яшьтән узу, хроник һәм онкологик чирләр, генетик авыртулар, нәселдән килгән чирләр. Тышкы сәбәпләр: наркомания, тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнү, симезлек,  озак автобуста, поездда, самолетта,  автомобильдә утырып йөрү, имгәнүләр, йогышлы чирләр, мәсәлән, коронавирус, кайбер дарулар да сәбәпче булырга мөмкин (диазепам, амиадарон, контрацептивлар, гормональ) һ.б.

    Реклама

    – Иң куркынычы нәрсә?

    – Иң куркынычы – тромбның урыныннан ычкынып китүе, кан юлын каплавы. Нәтиҗәдә, органның кан килмәгән урыны туклану алмагач үлә. Инфаркт, инсульт һәм башка организмда куркыныч хәлләр килеп чыга. Бу кеше үлеменә дә китерергә мөмкин. Андый очраклар булып тора. Хәл катлауланып китмәсен өчен  вакытында табибка күренергә һәм дәваланырга кирәк.

    – Авырмас өчен нишләргә?

    – Кан басымын контрольдә тотарга, ул 140/90 мм. артмаска тиеш. Шикәрне  даими тикшереп торырга (6 ммоль\л артмасын). Даими рәвештә  физик күнегүләр ясарга (иртәнге гимнастика, кимендә 40 минут йөрергә), холестеринлы һәм хайван мае кергән ризыкларны чикләргә. Тәмәке тартуны бетерергә, аракы эчүне чикләргә, кысып тора торган аяк киеме һәм өс киеме кимәскә, житәрлек күләмдә су эчәргә.

    – Киңәшләрегеә өчен рәхмәт.

     


     

    К списку статей

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: