erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тәрәзәләрне тикшерәбез, дип алдыйлар

Без үзебез куйган тәрәзәләрне тикшереп йөрмибез.

Мошенниклар кешеләрне алдауның нинди генә төрләрен уйлап тапмый. Кичә без “Арск-Пласт” ширкәте җитәкчесе Ринат Шиһабиев белән сөйләштек. “Унга якын кеше шалтыратты инде. Безнең оешма исеменнән кеше алдыйлар икән”, – диде ул. “Үзебез куйган тәрәзәләрне тикшереп йөрибез, кирәк булса хезмәт күрсәтәбез”, – дип шалтыраталар. Берсе куанып тәрәзә япмасының өскә ачылмавы, төзәтергә кирәклеге турында әйткән. Шалтыратучы бу эш 20 мең сумга төшәчәге турында белдергән. Шул сумманы ишеткән тәрәзә хуҗасы аптырап “Арск-Пласт” ширкәте җитәкчесенә шалтыраткан.

– Без үзебез куйган тәрәзәләрне тикшереп йөрмибез. Берәүгә дә шалтыратмыйбыз да. Аннан тәрәзәне эшләп кую 4-5 мең сумга гына төшә. Ә монда япманы төзекләндерү өчен шундый зур сумма сораганнар. Зинһар, андый кешеләргә ышанмагыз. Һич югында башта безгә шалтыратып сорашыгыз, – диде Ринат Шиһабиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Арск-Пласт” ширкәте генә түгел, башка оешмалар исеменнән дә шалтыратулары мөмкин. Сак һәм игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X