erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төшләремә нигә кермисең, әтием?

Кәчедән  81 яшьлек Әлфия Хисмәтова быел өченче тапкыр әтисе һәлак булган урынга барырга җыена.

 

 

Казаннан 1800 километр ераклыктагы Бөек Новгородка. Беренче тапкыр барып кайткач, әни шатланып төшемә керде. “Әлфия, мин сиңа бер әйбер бирәм әле”, – ди. Тик әти бер дә төшкә керми. Бу юлы баргач: “Әти, ник бер дә төшемә кермисең?”  – дип әйтеп кайтам әле. Төшемдә булса да әтиемне күрәсем килә”, – ди Әлфия апа.

Әтисе Мингали Хөснетдинов 1939 елның башында армиягә киткәндер, ди ул. Өйләнгән була. Шул елның апрелендә Әлфия кызы туа. Бурятиядә, Кяхта дигән җирдә хезмәт итә. Аннан сугыш башлана.

– Безнең станция аша узабыз. Күреп каласылары килсә, килсеннәр, дип бер кешегә әйтеп тә җибәрә. Өлгермәгәннәр. Соңгы тапкыр авыл аша узуы булган әтиемнең, – дип искә ала Әлфия Хисмәтова. – Мин әтинең бер тапкыр булса да йөзен дә күрмәдем.  Килен хәтер китабыннан исемен тапкан. 60 яшемдә генә  шулай әтине белдем. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзенең анда кадәр бару, бәлки, уена килсә дә, теленә килмәс тә иде. Улы Рифкать бу хакта сүз кузгата. “Әйдә, әни, бабай янына барып килик әле”, – ди. Шулай Җиңү көне алдыннан юлга кузгалалар. Ике тәүлек юлда булып, төнлә Крестцы дигән урынга килеп җитәләр һәм фонарь белән яктыртып әтиләренең исемен эзли башлыйлар.

– “Әни, бабайны таптым”, – дип кычкырды шунда Рифкать. Анда меңләгән һәйкәл. Барысында 30-40 исем язылган. Караңгыда араларыннан әтинең исемен табарга Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, ахры. Һәйкәлне кочаклап, туйганчы еладым, эч-серләремне бушаттым. Шундый рәхәт булып китте. Ышанырсызмы, юкмы, исеме язылган турыга бармагым белән сызган идем, бармак битендә эзе калды. Аннан яктырганчы зиратта башка һәйкәлләрне карап йөрдек. Бөтен җирдә чәчәкләр. Чиста, тәртип. Бик карыйлар икән. Блиндажлар, землянкалар, штаблар булган урыннарда да булдык.  Иртән җыештыручы килде. “Бүген бәйрәм була, калыгыз, диде. Кая каласың инде, иртән уннарда юлга да чыктык, – дип сөйли Әлфия апа. – Әти 1942 елның 15 июнендә үлгән. Ике ел сугышкан. Өлкән лейтенант булган. “Канкойгыч сугышка эләккән икән әтиегез. Монда килгән кеше юк. Сез беренче, – диде шушы җирлек башлыгы. Яктыда карап кайттым – сазлык та сазлык. Буяу әсәре күрмәгән кап-кара, янтайган, артка киткән, алга сөрлеккән йортлар. Бездә тормыш Аллага шөкер әле.

Аннан соң әле бу якларга тагын барып кайтканнар. Һәм быел өченче тапкыр юлга әзерләнә. Үзем исән чакта барам әле, – ди Әлфия апа. 

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X