erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әҗәттән котылу өчен укыла торган дога тәкъдим итә алабыз

«Ипотекадан тизрәк котылу өчен, берәр дога бармы?»

Тормыш булгач, әҗәтле булырга да туры килә. Исламда «ипотекадан котылу өчен» укыла торган дога юк. Чөнки ипотека - хәзерге чор күренеше. Ә менә әҗәттән котылу өчен укыла торган дога тәкъдим итә алабыз.

Берьюлы Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетенә кергәч, боегып утыручы сәхабәсен күргән. Расүлебез аннан:
«Әле намаз вакыты түгел. Син монда нишлисең?» – дип сораган. Сәхабә:
«Мин - кайгыда һәм борчылуда, мине әҗәтләр биләп алды һәм аларны түләрлек акчам юк», – дигән. Расүлебез:
«Сиңа сине йөкләрдән азат итә торган дога өйрәтимме?» – дип сораган һәм түбәндәге доганы укыган.  
"Аллаһуммә инии әгууз̣у бикә минәл-һәмми вәл-хәзәни вә әгууз̣у бикә вәл-гаҗзи вәл-кәсәли вә әгууз̣у бикә минәл-бүхли вәл-җүбни, вә әгууз̣у бикә мин галәбәтид-дәйни вә каһрир-риҗәәл".
 «Йә Аллаһым! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

("Дин вә мәгыйшәт")

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ipotekadan-tizrk-kotylu-chen-berr-doga-barmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X