Түбән Мәтәскәдә спортзал ачылды
“Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров гаҗәпләндерүдән туктамый. Районда гаилә фермасын беренче булып ул төзеде.
Әкрен генә сүнеп барган Казанбашка ул җан өрде, менә дигән машина-трактор паркы барлыкка килде. Заманча куәтле тракторлар, комбайннар, чәчү комплексы кайтты. Казанбашта сөтчелек комплексы сафка басты.
Айдар Фәрит улы инде тагын нәрсә белән гаҗәпләндерер икән, дип йөргәндә Түбән Мәтәскәдә спорт залы ачып, яңадан гаҗәпләндерде. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, республика милли көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров һәм башка кунаклар катнашты.
Район башлыгы Илшат Нуриев шундый игелекле эшне башкарып чыгуы өчен “Казанка“ ширкәте җитәкчесе Айдар Сабировка, республиканың милли көрәш, дзюдо, бокс федерацияләре җитәкчеләренә, өлеше кергән һәркемгә рәхмәт әйтте. Арча районы халыкның спорт белән шөгыльләнү күрсәткечләре буенча республикада иң алдынгы урыннарда бара. Түбән Мәтәскәдәге кебек спорт заллары барлыкка килү бу юнәлештәге эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итәчәк.
ТР Милли көрәш федерациясе җитәкчесе Марсель Таһиров мондый спорт заллары шәһәрләрдәгедән һич тә ким түгел, диде. Республикада милли көрәшне үстерүгә гаять зур игътибар бирелә, бик күп бәйгеләр уздырыла. Арча районы милли көрәш буенча алдынгы урыннарда бара.
“Казанка“ ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров спорт өлкәсендә дә менә шундый үрнәк күрсәтте. “Бар кеше дә Арчага барып йөри алмый бит, балалар, яшьләр рәхәтләнеп шөгыльләнсеннәр, сәламәт булсыннар“, – диде.
Спорт залында татарча көрәш, дзюдо, бокс белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Спортның әлеге төрләре буенча республика чемпионнары күрсәтмә чыгышлар ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев