Түбән Мәтәскәдә хәзер дзюдо белән дә шөгыльләнәләр
Узган шимбәдә Түбән Мәтәскәнең яңа ачылган спорт залында «Казанка» хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров призына балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.
- Көрәш буенча соңгы елларда безнең район алдынгы урыннарда. Бу , иң беренче чиратта , сезнең, тренерларыгыз һәм әти-әниләрегезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим, - диде яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп район башлыгы Илшат Нуриев.
Спорт чараларында район данын яклап чыгыш ясаучы укучыларның әти-әниләрен хөрмәтләү матур традициягә әверелде . Бу көнне дә аларның кайберләренә Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды . Алар: Россия чемпионы, 2 ел рәттән Татарстан республикасы чемпионы Фәнис Фәсхетдиновның әнисе Раймә Илсур кызы;
Россия һәм Татарстан республикасы чемпионы Илсаф Йосыуповның әнисе Наилә Илнур кызы;
Татарстан Республикасы чемпионы Газинур Шиһаповның әти-әнисе Газыйм Шәйхи улы һәм Алсу Абдрахман кызы.
Федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров шундый ук Рәхмәт хаты белән әлеге күркәм спорт залын булдыруда башлап йөргән һәм шушы бәйгене оештырган "Казанка" хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабировны да бүләкләде.
- Арчада көрәшнең шулай популяр булуында тренерлар белән әти-әниләрнең генә түгел, ә хуҗалык һәм оешма җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең дә роле зур. Алар да шулай ел дәвамында ярышлар уздырып яшь көрәшчеләргә даими шөгыльләнеп торырга һәм осталыкларын чарларга этәргеч бирә, - диде Марсель Таһиров бәйгене ачу тантанасында.
Турнирны оештыручы Айдар Сабиров та спортчыларга , аларның әти-әниләренә һәм тренерларга рәхмәт белдерде.Барыбызны да шаккатырып ул тагын бер яңалык та җиткерде әле. Монда киләчәктә яшьләр милли көрәш һәм бокс белән генә түгел, хәтта дзюдо белән дә шөгыльләнә алачак икән. Иң кызыгы шунда - бокс тренерына өстәмә хезмәт хакын хуҗалык үзе түләячәк. Мондый җитәкчеләр булганда районыбызда спорт тагын да киңрәк колач җәячәгенә шик юк!
Әлеге бәйгегә килгәндә , анда балар бакчаларына йөрүче сабыйлардан башлап инде шакттый зур җиңүләр яулаган яшүсмер егетләргә кадәр барысы 122 көрәшче бил алышты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Балалар бакчалары +1 класс:
🥇Җәләлиев Әмир (Лесхоз)
🥈Хәлиуллин Рамазан (Түбән Мәтәскә)
🥉Хәйретдинов Әсхәт(Түбән Мәтәскә)
2011 елгы һәм яшьрәкләр:
30 кг:
🥇Шакиров Раяз (Наласа)
🥈Шиһапов Фидан (АГ №5)
🥉Гыйниятов Ильяс (Иске Чүриле)
🥉Фасхиев Сәгыйрь (Курса-Почмак)
36 кг:
🥇Ахунов Сәмир (АСОШ №6)
🥈Әһлиуллин Әмир (Наласа)
🥉Галәветдинов Илназ (Лесхоз)
🥉Хәйриев Нәфис (Казанбаш)
40 кг:
🥇Миннуллин Раяз (Яңа Кырлай)
🥈Гарипов Вилдан (Лесхоз)
🥉Мифтахов Мөхәммәт (Түбән Мәтәскә)
🥉Сәгъдиев Нияз (Түбән Мәтәскә)
50 кг:
🥇Фәйзрахманов Аяз (Ашытбаш)
🥈Хәкимуллин Нияз (АСОШ №6)
🥉Мирзакасыймов Азиз (Курса-Почмак)
🥉Вафин Альмир (Түбән Мәтәскә)
55 кг:
🥇Фатыйхов Илгиз (Шушмабаш)
🥈Нурьязанов Эмиль (АГ №5)
🥉Галиев Адель (Иске Чүриле)
🥉Әхмәтҗанов Камил (АСОШ №2)
70 кг:
🥇Мирзакасимов Жасурбек (Курса-Почмак)
🥈Шиһапов Газинур (Лесхоз)
🥉Зәйнуллин Эмиль (Ашытбаш)
🥉Лотфуллин Кәрим (АСОШ №6)
2009-10 нчы елгылар:
65 кг:
🥇Галләмов Данил (АПК)
🥈Әхмәтов Вәкил (Лесхоз)
🥉Искәндәров Ильяс (АСОШ №6)
🥉Азамов Азат (Кәче)
75 кг:
🥇Хәбибуллин Ранил (АСОШ №6)
🥈Галиәкбәров Нияз (Кәче)
🥉Абдуллин Радмир (Лесхоз)
🥉Сөләйманов Ислам (АСОШ №6)
80 кг:
🥇Фәсхетдинов Фәнис (Лесхоз)
🥈Гобәйдуллин Айзат (Лесхоз)
90 кг:
🥇Йосыпов Илсаф (Лесхоз)
🥈Гибадуллин Аяз (Түбән Мәтәскә)
🥉Нуриев Динар (Лесхоз)
🥉Зиятдинов Алан (Иске Чүриле)
2008-10 нчы елгылар:
46 кг:
🥇Минһаҗев Эдуард (Лесхоз)
🥈Фәйзрахманов Әмирхан (АГ №5)
🥉Фәйзрахманов Кәрим (АГ №5)
🥉Әхмәдҗанов Руслан (АГ №5)
2007-08 нче елгылар:
85 кг:
🥇Искәндәров Ислам (АСОШ №6)
🥈Мөхәммәтҗанов Альмир (АПК)
🥉Романов Роман (АПК)
🥉Ситдиков Ислам (АПК)
Командалар арасында:
1 урын – Лесхоз мәктәбе (тренеры Әскаров И.И.)
2 урын – Түбән Мәтәскә мәктәбе (тренеры Әскаров И.И.)
3 урын – Арчаның 6нчы мәктәбе (тренеры Һидиятуллин Ф.Ф.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев