erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туган көндә өч кешенең гомере өзелгән

Бер ахмаклык өч кешенең гомерен өзгән.

Мәскәүдә танылган блогер Екатерина Диденко туган көнен үткәрергә дусларын саунага җыя. Шунда кемдер бассейнга коры боз ыргыта...

 Кадрларда күренгәнчә, боз ташлау процессын бәйрәмдә катнашучылар, тамаша буларак, кул чабып каршы ала. Санаулы секундларда бассейнның бөтен өслеге химик реакциядән пар белән тула, ә Екатеринаның ире суга чума.

— Ул үлде, юкка чыкты! - дип шаяртып кычкыра бәйрәмдә катнашучыларның берсе, Валентин Диденконың тиздән чыннан да үләчәген уйламыйча.

 Исегезгә төшерәбез: фаҗигале хәл 28 февраль кичендә Мәскәүнең көньягындагы "Тугызынчы вал" мунча комплексында булган. "Аптечный ревизорро" блогы буенча танылган блогер Екатерина Диденконың 29 яшен бәйрәм итү барышында бассейнга коры боз ташлаганнан соң химик реакция нәтиҗәсендә кешеләр агулана. Вакыйга факты буенча җинаять эше кузгатылган.

 Соңрак Екатерина Диденко барлыгы өч кешенең гомере өзелгәнен раслады, аларның берсе — аның ире Валентин. Ирнең ике баласы ятим калган.

 Фото: pixabay.com

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Ber-tugan-k-n--ch-korban-143685/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X