erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туган көнегез белән, Исрафил Рәхмәтуллович

Яшәгез сез ир асылы булып, гомерегез үтсен хөрмәттә.

Бүген “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Рәхмәтуллович Насыйбуллинның туган көне. 3 май... Яз... Елның иң матур вакыты... Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан, күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул – яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Менә Сез шундый чакта дөньяга аваз салгансыз. Шуңадырда Сезнең күңелегездә гел изгелек, яктылык. 
Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Чит күзлектән караганда, бәлкем, алай күренмидер дә. Әмма безнең өчен Сез нәкъ менә шундый. Көн дә иртән һәр бүлмәгә кереп һәрберебезнең хәлен белешәсез, кәеф юклыкны сизсәгез, үзебездән дә ныграк борчыласыз, бөтен эшегез турында онытып тизрәк ярдәм итәргә ашыгасыз, төпле киңәшләрегезне бирәсез, эш буенча кыенлыклар килеп туса, безгә авырлык китермәскә тырышасыз, яклап каласыз, үз канатыгыз астына аласыз... Тагын нинди генә күркәм сыйфатларыгызны әйтик икән? Беләсезме, аларны санап кына бетереп булмый, күңел аша җиткерергә кирәк. Без үз чиратыбызда изгелекләрегезгә тырыш хезмәтебез, уңай карашыбыз, чиксез хөрмәтебез белән җавап бирергә тырышабыз. Сезгә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. 
Коллективка гына түгел, редакциягә ярдәм эзләп, терәк өмет итеп кергән кешеләрне дә Сез иң якын туганнарыгыз кебек каршы аласыз, мөмкин булган кадәр юатасыз, көчтән килгәнчә ярдәм итәсез. Инде еларга җитешеп каршыгызга килгән кешенең Сезнең яннан чыкканда йөзенә елмаю, күзләренә нур иңгән була. Һәр кешегә ярдәм дә күрсәтеп бетереп булмый. Ул Сездән генә тормый да. Әмма җылы сүз-җан азыгы, диләр. Сезнең яннан җанга дәва алып чыгып китәләр икән, кайвакытта аннан да зур ярдәм булмый. 
Исрафил Рәхмәтуллович! Сезне туган көнегез белән ихлас куңелдән котлыйбыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы коллективыгыз булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телибез.
    Тормыш йөген иңнәренә салып
    Үргә менә ирнең асылы.
    Андыйларның максатлары зурдан,
    Җиңә алар буран, давылны.
    Ил улына әйләнә дә шәхес,
    Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
    Яшәгез сез ир асылы булып
    Гомерегез үтсен хөрмәттә.
  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X