erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туган мәктәбендә аны онытмыйлар

Соңыннан мемориаль такта янына чәчәкләр салынды.

Сентябрьдә капитан Айрат Галәветдинов Лиман астында һәлак була.

4 мартта Урта Курса мәктәбендә Айрат Галәветдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Сарай Чокырча авылы егете Айрат Галәветдинов унбер ел дәвамында Урта Курсада белем алган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң хыялын тормышка ашырып, хәрби булырга укыган. Кайнар нокталарда хезмәт иткән. Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Үлгәннән соң аңа “Батырлык” ордены тапшырылган. Бу хакта тулырак газетабызның алдыгы санында язган идек инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мемориаль тактаны ачу уңаеннан үткәрелгән тантаналы митингка Айратның әти-әнисе, туганнары да килгән. Шулай ук анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, “Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова катнашты.

Мемориаль такта Айрат Галәветдинов укыган мәктәпнең стенасына куелды. Аны ачу хокукы район башлыгы Илшат Нуриев һәм батыр егетебезнең әтисе Габделәхәт Галәветдиновка бирелде. Соңыннан мемориаль такта янына чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X