erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туган мәктәбе өчен җан атып яши

Ветеран укытучы Светлана Бәхтиярова Лесхоз мәктәбе тарихына багышланган китапчык чыгарган.

Лесхоз мәктәбе – районыбыздагы иң бай тарихлы мәктәпләрнең берсе. Бүгенге көнгә кадәр күп үзгәрешләр кичерә ул. Туган мәктәбенең тарихын барлау, аны киләчәк буыннарга тапшыру максатында мәктәпнең ветеран укытучысы, үзенең дә бөтен тормышы Үрнәк бистәсе белән бәйле Светлана ханым Бәхтиярова узган ел әлеге эшкә алына. Инде лаеклы ялда булса да, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Укытучы әле дә мәктәп тормышы белән янып-көеп яши. Башкача була да алмый торгандыр – хезмәт юлы гына түгел, балачак хатирәләре дә Лесхоз мәктәбе белән бәйле аның. “Үрнәктә электән яшәгәч, миңа аның тарихы да чит түгел. Мәктәп тарихын да барлыйсым, аны киләчәк буыннарга да тапшырасым килде”, – ди тынгысыз Укытучы.

Лесхоз сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган кыз Арчаның беренче мәктәбендә урта белем алганнан соң 1969 елда янәдән туган мәктәбенә  кайта. Бу юлы инде үзе укытучы сыйфатында. Башта Лесхоз, аннары Хәтнә мәктәпләрендә балаларны рус теле серләренә төшендерә. Ике ел балалар арасында “кайнау” аның киләчәк тормышын билгели дә инде. Киләчәктә дә шушы юнәлештә үсәргә теләгән кызны югары белем алу хыялы Казан дәүләт педагогия институтына алып килә. Биредә ул татар мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга укый. Институт еллары, аннары Арча педагогия көллиятендә укыту – нибары берничә елга аерылып тора ул туган бистәсеннән. Лаеклы ялга чыкканчы, 25 елга якын Лесхоз мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта Светлана Бәхтиярова. Бүген инде аның эшен кызы Илүсә дәвам итә. Ул логопед булып эшли. Хәер, кызы гына түгел, ул укыткан укучылар арасында да укытучы һөнәрен сайлаучылар санап бетергесез. “Минем укучыларым бөтен Татарстан буенча таралган, – ди ул горурланып. – Лесхоз мәктәбендә эшемне дәвам итүчеләрдән Ләйсән Нигъмәтҗанова, Гүзәл Шиһабиеваны атар идем”. Хезмәте дә лаеклы бәяләнә аның. “Россиянең халык мәгарифе отличнигы” билгесе, “Хезмәт ветераны” исемнәре – Светлана ханымның эшчәнлегенә югары бәя.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәп тарихына багышланган китапчык чыгару эшенә дә тик торганда алынмый ул. Моңарчы Лесхоз мәктәбенең тарихы 60нчы елларга барып тоташа, дип саналган. Эзләнә торгач, Светлана ханым 1937 елга кадәр “төшә”. “Дөрес, сигезьеллык булып мәктәп 1960 елда ачыла, – дип ачыклык кертте ул. – Тик аңарчы ул башлангыч мәктәп буларак эшли. Безнең шуны да күрсәтәсе килде. Китапчык чыгаруда миңа ветеран укытучы Равия Емельянова бик нык булышты. Ул бик теләп истәлекләре, хатирәләре белән бүлеште. Мәктәпнең бүгенге тормышын яктыртуда Фирая Гайнанова зур ярдәм күрсәтте. Минем укучым Зөлфирә Хәлимова материаллар белән уртаклашты. Рәхмәт аларга. Мәктәп тарихы белән кызыксынучылар күп. Китапчык та зур кызыксыну уятты”. Лесхоз мәктәбенең 1937 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр тарихы, анда эшләгән укытучылар, директорлар, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар, мәктәпнең ирешкән уңышлары – китапчык киләчәк буыннар өчен чын хәзинә.

Тынгысыз Укытучы бүген дә тик утырмый. Агросәнәгать көллиятендә эшләп чыккан фронтовик-ветеран турында мәгълүмат җыя башлаган ул. Туган ягында үз халкына хезмәт итә алуы белән бәхетле Светлана ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X