erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Туган тел” җыры хип-хоп стильдә башкарылган видео дөнья күрде

Enaecash “Туган тел” җырын хип-хоп стильдә башкарды

Enaecash псевдонимы белән чыгыш ясаучы Булат Алеев “Туган тел” җырын хип-хоп стильдә башкарган видео дөнья күрде. Әлеге видео “Яңа дулкын” ютуб-каналында урнаштырылган.
«Бу бит иң шәп шигырь! Син “и туган тел” дип әйтәсең, сиңа җавапка “и матур тел” диләр. Бу сүзләрне һәркем белә, барысы да ияләшкән. Кемгәдер мәгънә җитми икән, аның күп булган башка урынын күрсәтсеннәр”, – ди башкаручы әлеге трек турында.
Enaecash әйтүенчә, әлеге трекның башта музыкасы языла, аннары гына шул музыкага “Туган тел” сүзләрен куеп карыйлар. Гомумән, җырчы төп максаты итеп халык җырларын яңартып тәкъдим итүне саный.
Алдагы көннәрдә Enaecash тагын 2 татар халык җырын үзгәртеп, яңача яңгырашта әзерләп чыгарырга исәпли. Алар да “Яңа дулкын” каналында урын алачаклар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X