erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Туган телемнең серләрен ачам" районара конференция узды

Туган телем... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Мәрҗәниләр, Тукайлар нигез салган, 7 млн. халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып,бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар телем.

14 нче майда, Арча 3 нче башлангыч мәктәбендә узган Туган якны өйрəнү буенча «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче  Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган   укучылар һәм укытучыларың  “Туган телемнең серләрен ачам”   районара фәнни - гамәли конференциясе дә сиңа багышланган иде, туган телем-татар теле. Конференция түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылды: иҗади эшләр  мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Туган телем балкыта барыр юлым”, “Әбиемнең серле сандыгы” - фәнни-эзләнү  эшләре, “Сайра сандугач”, “Уйный-уйный туган (татар) телне өйрәнәбез”, “Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбия чарасы”.  Арча, Балтач, Саба, Кукмара районнарыннан катнашучылар булды, барлыгы 68  эш каралды. Җиңүчеләр һәм призерларга мәгариф идарәсе җитәкчесенең дипломнары, истәлекле бүләкләре тапшырылды.Конференциядә катнашучыларны бәяләү өчен Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы, Арча муниципаль районы “Казан арты” музее директор урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы, Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе - балалар бакчасы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Гөлшат Камил кызы, Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе - балалар бакчасы директоры Сабирҗанова Алсу Фәрхәт кызы составындагы жюри эшләде. Һәр катнашучы бик зур тырышлык куеп әзерләнгән. Жюри әгъзалары укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр. Шушындый фәнни-гамәли конференцияләрүткәрү яңалыкка омтылуга да һәм замана белән бергә атлауга да этәргеч булып тора.  Зур әзерлек куеп,  мавыктыргыч бәйрәм оештырганнары өчен һәр зур рәхмәтебезне белдерәбез!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X