erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туган ягы кирәк кешегә

27 нче июньдә туган авылым Кылачыда бик күркәм очрашу кичәсе булып узды.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, -

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә. (Ф. Яруллин)

27 нче июньдә туган авылым Кылачыда бик күркәм очрашу кичәсе булып узды. Кадерле авылдашларыбыз Миләүшә апа, Илдус абый, Илсур абый, Мансур абый Хәмидуллиннар оештырган әлеге кичә авылыбыз тормышын ямьләп җибәрде, озак елларга җитәрлек күңел җылысы калдырды.

Бәйрәмне авылдашыбыз Хәлим абый дога укып башлап җибәрде; авылдашларыбызга,кунакларга матур теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Очрашуның төп оештыручы Миләүшә апаның, туган яктан читтә яшәсә дә, авылыбыз белән элемтәне өзмичә, туганнары белән бердәмлекне саклый алуы барыбызны да куандырды, очрашуны тагы да ямьлерәк итте. Уллары Тимур һәм Булатның әти-әнисен, барлык туганнарын, авылдашларны хөрмәт итеп аралаша белүләре күркәмлек өстәде:бәйрәмнең кадерен арттырды. Авылыбыз чишмәсе суын кайнатып, Миләүшә апа Лотфуллина алып кайткан “Кылачым” дип язылган  махсус бүләк-касәләрдән эчкән тәмле чәй һәркемгә сихәт бирде.

Мәчет каршына корылган мул табынга, матур теләкләргә, тәмле сүзләргә, якты хәтирәләргә бай булган тансык очрашу зиратка барып мәрхүм авылдашларыбыз рухына дога кылу белән тәмамланды.

Бүгенге көндә Кылачыда гомер итүче өлкән авылдашларыбызга олы бәйрәм, туганлыкны саклый белүдә яшьләргә матур үрнәк, сагынучыларның күңеленә шифа булган бу күркәм чараны оештырган Миләүшә апабызга рәхмәтебез чиксез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Затлы китабы, матур җыры, челтер чишмәсе, күренекле шәхесләре булган авылыбызга озын гомер телим, игелекле авылдашларыбыз белән горурланам.

Кайларда гына йөрсәм дә,              Безне юлдан каршы ала,

Күңелләр сиңа тарта.                     Озатып кала Кылачы.

Басу-кырларын күрсәм дә,             Анда җәйнең иң матуры,

Йөрәктә шатлык арта.                    Анда таңның  көләче.(Д.Гарифуллин).

                                                                           Зөлфия Хәмидуллина (Кәримова),

                                                                          Арча районы Кылачы авылы.

                                                            

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X