erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туган ягым – Арча җире

​​​​​​​30 августта күпмилләтле Татарстан бар кешене берләштерә торган бәйрәм – Республика көнен билгеләп үтте.

30 августта күпмилләтле Татарстан бар кешене берләштерә торган бәйрәм – Республика көнен билгеләп үтте.

Шул уңайдан 29 август кичендә Арча үзәк стадионында бәйрәм гөрләде. Өлкәннәр, яшьләр генә түгел, балалар да ул көнне читтә калмады. Яңа уку елы башланыр алдыннан оештырылган җәйне хәтергә сеңдереп калырлык чара булды ул.

Ул кичне “Golors” фестивале, ягъни буяу-шоу үткәрелде. Күз алдыгызга китердегезме? Элек без ул бәйрәмне һинд фильмнарында күрә идек. Чөнки ул Һиндстанда үткәрелә торган яз фестивале. Хәзер безнең илгә дә килеп керде.

Төрле төстәге буяуларны өскә, бер-берсенә сибеп, кешеләр буялып бетәләр. Киемнәре генә түгел, битләре дә. Хәтта таный алмаслык хәлгә киләләр. Әлбәттә, мондый бәйрәмгә яңа киемнәрдән барырга ярамый. Шунысы белән дә кызыксындык, авызга, күзгә эләккән очракта бу коры буяулар сәламәтлек, тире өчен зыянлы түгел икән. Ә нинди матурлык! Төрле төсләрдәге буяулар үзенчә бер салават күперен хәтерләтә.

Балалар бу кичне рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, уйнады, көлде. Әти-әниләре дә аларга кушылды. Бергәләп мәш килделәр. Балаларны шатландырырга күпме кирәк соң? Ә безнең өчен сабыйларыбызның шатлыклы көлү авазларын ишетү үзе бәйрәм. Күңелле балачак!

Буяу-шоудан соң өлкәннәр өчен бәйрәм башланды. Үзәк стадиондагы сәхнә бар кешене үз янына җыйды. Арчаларны Шәһәр көне белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов котлады. 

Аннан концерт башланып китте. Үзешчәннәребез Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина, Артур Хафизов, Миләүшә Фәрхуллина белән беррәттән танылган эстрада йолдызлары Вадим Захаров, Илшат Сафин, Гүзәл Идрисова һәм Илназ Бах чыгыш ясады. Рок яратучылар үзешчән “Ниразу” төркеме концертын карады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кичке сәгать тугызда күк йөзенә йолдызлар “атылды” – Республика көне уңаеннан салют булды. Бәйрәм аның белән генә тәмамланмады әле,  “Казансу” паркы мәйданчыгында кичке унга кадәр бию кичәсе – дискотека барды.

Туган ягыбыз – Арча җире Республика, Шәһәр көнен менә шулай истә калырлык күңелле итеп билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан авыл мәдәният йортлары, клублары каршында да бәйрәм чаралары оештырылды.

 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X