erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туганнары да кайткан иде

Кичәдә катнаштылар

Музейның әдәбият-сәнгать бүлегендә талантлы балалар язучысы, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында катнашкан фронтовик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Бакировның тууына 125 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.

Кичәне музейның директор урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы Госман Бакировка багышланган күргәзмә белән таныштырудан башлады.

Шулай ук М.Мәһдиев музее мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы, “Әлифба” музее мөдире Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы Госман Бакиров әсәрләренә күзәтү ясап, килгән кунакларга иҗаты турында тулы мәгълүмат бирделәр.

Госман Бакировның туганнары: Хәкимова Флёра Минһаҗ кызы, Рөстәм Бакировның кызы гаиләсе белән, Хәнәфиева Гөлшат Гыйният кызы очрашу кичәсендә катнашып, язучы турында якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Шулай ук кичәбездә татар теле укытучылары, Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре