erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тугыз ятимгә әни булган тавык

Тугыз ятимнең әнисенә әверелгән әлеге мәрхәмәтле тавыкны торналар төшкән җирдән ерак түгел күл буенда очраттык.

Аның тарихы кызыклы һәм кешеләр өчен дә гыйбрәтле. Шәйдулла Имамовичның улы Айзат бензин чалгысы белән үлән чаба. Шунда чалгы астыннан бер үрдәк чыгып оча, ярый әле чалгы койрыгын гына кыркып кала. Әмма курыккан ана ояга башка кайтмый...

Ә ояда 9 йомырка кала. Алар суынып яралгылар харап булачак. Курса Почмакта утырган тавык табалар. Аңа озак утырырга да туры килми, бер ун көннән соңмы тугыз йомыркадан тугыз бәбкә борынлап чыга. Алар өчен тавык – чын әни инде. Тик менә бәбкәләргә су кирәк, ә тавык йөзә белми. Мәсьәләне тиз хәл итәләр, күл буенда кошлар гаиләсенә йорт салына, дошманнар һөҗүм итмәсен дип сетка белән әйләндереп алына. Үрдәк бәбкәләренең күлнең ачык өлешенә чыгу юлы да бар. Алар нәни чакта әниләренең канат асларына кереп йоклый. Суда коенып, чумып рәхәтләнә  болар, ә тавык яр буеннан күзәтә. Төнне бергәләп “өйдә” үткәрәләр.

Әле бу тарихның дәвамы булачак. Үрдәкләр җылы якк­­а китәрме, китсәләр язын әйләнеп кайтырлармы? Әниләре һәм без дә ул көнне түземсезлек белән көтәчәкбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X