Тукай дөньясында бер көн
Сәяхәтчеләр чишмәнең суын эчеп, хәл алганнан соң Субаш Атыга таба юлны дәвам иттеләр. Субаш Атыдан – Өчилегә, аннан Яңа Кырлайга!
Район хакимиятендә эшләүчеләр район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов җитәкчелегендә Тукай эзләре буйлап йөрергә матур көнне сайлады. Хәер көнгә ышанып булмый. Кичтән кояшлы булса, иртән яңгыр яварга мөмкин. Бәхетләре – иртәдән көн матур булды.
Кушлавыч авылында бөек шагыйребез Габдулла Тукай музей-йорты янына җыелдылар. Капка төбендә музей мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина көтеп тора иде инде. Йорт янында бергәләп фотога төшкәннән соң музей-йортта сәяхәт кылдылар. Ләйлә ханым Тукай тормышы турында кызыклы һәм гыйбрәтле итеп сөйләде. Шагыйрь язмышы турында дулкынланмыйча тыңлап булмый иде. Хәтта Ләйлә ханымның үзенең дә нәни Габдулланың мәрхүм әнисе җеназасы артыннан елый-елый ачыргаланып: “Әнкәйне алып китмәгез”, – дип йөгерүен сөйләгәндә күзләре яшьләнде. Сөйләүченең генә түгел, тыңлаучыларның да күзләре дымланды... Әтисе үлгәч, муллага кияүгә чыккан Габдулланың әнисе 26 яшендә эченнән кан китү авыруыннан вафат була. 3 яшь тә 9 ай булганда Габдулла тома ятим кала. “Әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: “Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!” – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганмын. Сасна мулласы өенә сыймаганга, ул мулла мине бабайга кайтарып биргән”, – дип яза шагыйрь.
Тукайны беләбезме без? Күпмедер дәрәҗәдә. Шагыйрьне күпме өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетеп булмый. Ул һаман ачыла бара. Нәни Габдулланы калдырып, әнисе ничек кияүгә чыккан, дип аптырыйбыз. Әнисе бик серле үлем белән китеп барган... Мулла кыйнап үтермәдеме икән, дип шикләнәбез. Әнисе Бибимәмдүдә Өчиледә туган дибез, ә ул Кушлавычта туган булырга тиеш. Габдулланың Күпербашта сөйгән кызы булган икән, дип тә язып чыктылар. Булмас, бу мөмкин эш түгел, дип каршы чыгучылар бар. Тукайны әле безгә өйрәнергә дә өйрәнергә... Шуңа да тын да алмый музей мөдирен тыңладык.
Зиратка кереп тормадык. Ә менә Мулла чишмәсенә тукталып, суын эчтек. Чишмәнең Тукайга катнашы бар.
Мулла чишмәсе электән халыкны үзенең тәмле суы белән сыйлап торган. Габдулла Тукай үзе дә шушы чишмә суын эчкән. Ә чишмә Тукайның бабасы Мөхәммәтгалим йортыннан ерак түгел. Озак еллар чишмәне Мөхәммәтгалим мулла карап торган. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә, әнисенең әтисе Зиннәтулла мулла да шушы чишмәнең суын эчкән. Тукай үзе дә шушы чишмә яныннан Уральскига чыгып киткән, армиягә алынганда да чишмә янына тукталган, диләр. “Таттелеком” җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән чишмә өр-яңадан төзекләндерелде.
Сәяхәтчеләр чишмәнең суын эчеп, хәл алганнан соң Субаш Атыга таба юлны дәвам иттеләр. Субаш Атыдан – Өчилегә, аннан Яңа Кырлайга! Үтәсе юл озын, 30 километрлап. Иртәдән чыгып киткән Тукайчылар кичке сәгать 4ләр тирәсендә генә Яңа Кырлайга барып керделәр. Г.Тукай музей-комплексы директоры Дамир Абдуллин каршы алды үзләрен.
– Электән иң кыска юл турыдан гына Яңа Кырлайдан Субаш Атыга булган. Казанга җәяүлеләр, атчылар шушы юлдан йөргән, – дип сөйләде ул.
Тукайчылар арып-талып музей-комплексы бакчасына килеп керделәр. Кыздырган кояш астында озын юлны үтүе, әлбәттә, җиңел булмаган.
– Сукаланган җирдән дә атладык, су аша, агачлыкны да ерып чыктык, чишмәләрнең суын эчеп хәл алдык, асфальт юл буйлап та бардык, – дип сөйләде алар.
Йөзләрендә талчыгу сизелсә дә, кәефләре күтәренке иде. Бу үзенә күрә җиңү дә һәм күңелне Тукай дөньясы белән баету да иде.
Әй кояш нурлы – ачылган бакчаларның гөлләре;
Яктылык! Рәхәт! Бәхет! Сайрый ходай былбыллары! (Г.Тукай. “Кичә һәм бүген”)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев