erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тукай марафоны үтте

27 апрель көнне традицион Тукай марафонына старт бирелде. Быел ул шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланды.

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан районда бик күп күләмле чаралар үткәрелде. Тукай көннәрен шуларның берсе Тукай марафоны төгәлләде. Арчадан Яңа Кырлайга кадәр йөгереп спорт сөючеләр ел да шулай шагыйрьгә булган мөнәсәбәтләрен исбатлый.

Марафон, гадәттәгечә, Арча Мәдәният йорты каршыннан башланып китте. Арча Мәдәният йортының Аида Ондрина җитәкчелегендәге Аллегро,  сәнгать мәктәбеннән Эльза Камалованың Ар-и-Эль, педагогика көллиятенең Талисман (җитәкчесе Лилия Маликова) бию төркемнәре матур чыгышлары белән спорт бәйрәмен бизәделәр. Чараны алып баручы танылган шоумен Фәнил Вакказов уеннар оештырды. Старт бирелер алдыннан спортчыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

Бу көннәрдә республикада гына түгел, төрки илләрдә дә юбилей чаралары үтә. Яңа Кырлайдагы бәйрәмдә 37 төбәк вәкилләре катнашты. Президент белән түгәрәк өстәл артында очрашу булды. Анда туган телебезгә кагылышлы сораулар яңгырады. Бүгенге марафонда күрше-тирә районнардан, Казаннан, Мари Иленнән килгән спорт сөючеләр тизлеккә үзләрен сынаячак. Уңышлар сезгә, диде ул.

Марафонга Арчадан тыш Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Мамадыш районнарыннан, Казаннан, Можгадан,  хәтта Зәйдән егетләр һәм кызлар килгән. Барлыгы 67 кеше. Укучылар, студентлар һәм катнашырга үзләре теләк белдергәннәр.

Мин бу ярышта беренче катнашуым. Йөгерү белән шөгыльләнмәсәм дә, үземне сынап карарга булдым, – диде Яңа Иябаштан Илназ Шакирҗанов.

– Ярты мәктәп килергә теләк белдергән иде. Без өч кешене генә сайлап алдык, – диде Яңа Кырлай урта мәктәбенең физкультура укытучысы Илфат Шакиров.

Саба районы кызлары Сабина Хәбирова һәм Сөмбелә Биктаһирова гимназиядә 9 сыйныфта укыйлар. Быел Тукай марафонында катнашырга булганнар. 

Юбилейга килдек. Җиңәргә дип, диделәр кызлар бертавыштан.

Алга китеп әйтәм, кызлар сүзләрендә тордылар, 11 километр араны Сабина беренче, Сөмбелә икенче булып килде. Өченче урынны Арча кызы Алия Диярова яулады.

Старт спортчыларга ике этапта бирелде. 15 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр Әзәктән Яңа Кырлайга кадәр 11 километрга чапты, 18 яшьтән өлкәннәр Арчадан Яңа Кырлайга кадәр 24 километр араны үттеләр.

Юлда берничә урында йөгерешчеләргә су тәкъдим иттеләр, көчләре җитмәсен аңлаганнар, үзләрен начар хис иткәннәр йөгерүдән туктап, автобуска утыра алды. Ул очракта алар йөгерештән төшеп кала иде. Әмма егетләр һәм кызларның алай тиз генә бирешәсе килмәде. Максатлары старттан туры финишка!

Финиш Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музей-комплексы каршында булды. 11 километр араны беренче булып Ашытбаш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Рүзәл Әүхәдиев үтте. Икенче булып Арчадан Илнар Дияров килде. 

– Безнең Арча ягы егетләре! диде Рәис Камалов горурланып. Чаңгычылар. Йөгерештә дә сынатмадылар. Мин үзем дә бу марафонда катнаша идем. Педагогика көллиятендә укыганда. Ул вакытта маршрут Яңа Кырлайдан Арчага таба иде. Хәзер юнәлешен үзгәртте.

Рүзәл белән Илнар Саба егете Ильяс Гатиятуллинны өченче урынга калдырдылар.

Хәзер чират Арчадан килүчеләрне, ягъни 24 километр ара үтүчеләрне көтә башладык. Юл буе күзәтеп килдек, кайчан карама беренче урында бер егет бара. Финишка кадәр көче җитәрме? Җитте. Беренче булып кызыл тасманы үтте. Әтнәдән Салават Галиев булып чыкты ул. 18 яшьтән 29 яшькә кадәргеләр арасында икенче урында Зәйдән махсус марафонга дип килгән йөгерешчебез Фәнзил Сабиров.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре. Безнең якларда мондый күләмле ярышлар бик үтми. Катнашасым килде, диде ул.

Өченче булып Казан федераль университетта белем алучы Ашытбаш егете Булат Шәйхетдинов килде.

Шулай ук Арчадан килгән кызлар арасында беренче урынны Балтачтан Зәйнәп Нигъмәтҗанова яулады. Аның әнисе Алсу да йөгерде. Ул үз яшь категориясендә беренче урынны алды.

Улыбыз Рәйхан да катнашты. Тик урын гына алмады, диде Алсу. Чаңгычылар без. Йөгерештә дә катнашырга булдык һәм, күргәнегезчә, бирешмәдек.

Ә менә Арчаның алтынчы мәктәбе укытучысы Энҗе Гыйззәтова Зәйнәптән аз гына калышып, 18 яшьтән 29 яшькә кадәргеләр арасында икенче булып килде.

        Казаннан “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятовны да финишта көтеп алдык. Ул бер дә калмыйча ел да марафонда катнаша. Быел ул 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында (60 яшьтән өлкәннәр дә бар иде) өченче булып килде һәм бүләккә лаек булды.

Рамазан аен көтеп алган кебек, марафонны да көтеп алам. Өчиледән бит мин. Тукай белән бәйле авылдан. Ничек читтә калыйм, диде ул. Минем өчен җиңү мөһим түгел, катнашуым белән горурланам мин.

Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр, барлык катнашучыларга грамоталар Тукай һәйкәле каршында тантаналы шартларда тапшырылды. Йөгерешчеләр аларны район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова кулыннан алды.

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай марафоны җиңүчеләре

15-17 яшьлекләр

Егетләр

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рүзәл Әүхәдиев, Ашытбаш

Илнар Дияров, Арча

Ильяс Гатиятуллин, Байлар Сабасы

Кызлар

Сабина Хәбирова, Байлар Сабасы

Сөмбелә Биктаһирова, Байлар Сабасы

Алия Диярова, Арча

18-29 яшьлекләр

Егетләр

Салават Галиев, Олы Әтнә

Фәнзил Сабиров, Зәй

Булат Шәйхетдинов, Ашытбаш

Кызлар

Зәйнәп Нигъмәтҗанова, Балтач

Энҗе Гыйззәтова, Арча

Марина Григорьева, Балтач

30-39 яшьлекләр

Вячеслав Абрамов, Мамадыш

Николай Бажанов, Можга

Рифнур Садретдинов, Кукмара

40-49 яшьлекләр

Ирләр

Андрей Васенкин, Мари Иле

 Раниф Сабирҗанов, Кукмара

Рушан Алякимов, Байлар Сабасы

Хатын-кызлар

Алсу Нигъмәтҗанова, Балтач

50 яшь һәм өлкәнрәкләр

Ильяс Шиябетдинов, Байлар Сабасы

Михаил Павлов, Байлар Сабасы

Данил Гыйниятов, Казан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X