Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тукай, Шигырь бәйрәме һәм Ркаил Зәйдулла, яки Кырлайга кем каршы?

    "Татар-информ»да үткән матбугат Татарконференциясендә традицион Шигырь бәйрәменең кайда үтү мәсьәләсенә ачыклык кертелде, гаугалы темага нәтиҗә ясау омтылышы булды.


    Сүзне шагыйрь Булат Ибраһимовның көн кадагына суга торган шигыреннән башлыйк.

    Тукай Казаннан китә!

    (була язып калган хәл)

    Шар ярып, Печән базарын

    Гәҗит сатучы малай

    Гөжләтте бүген иртәдән,

    Әйтерсең лә сипте май.

    «Тукаев китә Казаннан» -

    «Әл-ислах»тан укыгыз.

    Казанны ташлап, Кырлайга

    Китә шагыйрь улыбыз…

    «Татар-информ»да узган матбугат конференциясе Тукайның 135 еллыгы уңаеннан Халыкара туган тел көнендә уздырыласы мәдәни һәм мәгърифәти чараларга багышланган иде.

    Катнашучылар: ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли бүлек мөдире Энҗе Гыйззәтуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессының җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

    Спикерлар Тукайның 135 еллыгы уңаеннан оештырылып уздырылган һәм уздырыласы чаралар турында сөйләделәр.

    Ниһаять, көн кадагындагы темага да чират җитте: Шигырь бәйрәме!

    Әлеге язмада — конференциянең шушы кызыклы бер өлешеннән стенография.

    Шигырь бәйрәме темасына башланган беренче монолог авторы — Ркаил Зәйдулла.


    Ркаил Зәйдулла: «Тукайга багышланган чаралар алар апрельдә башланып китте. Безнең һәр үткәргән кичә Тукай йолдызлыгы астында уза. Күптән түгел генә Тукай клубында яшь шагыйрьләр кичәсе булды. Журналистлар килмәгән иде — югыйсә хатлар да яздык. Яшь шагыйрьләр кичәсе алдыннан Казахстанның генераль консулы килеп, казах һәм татар әдәбияты арасындагы багланышларны ныгыткан өчен аксакалларыбызга — Лирон Хәмидуллинга Казахстан Президентының Рәхмәт хатын һәм Хатыйп Миңгегуловка Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шул көнне Казахстан Президенты Токаев Нурсолтан шәһәрендә бер урамга Тукай исемен бирелү турында игълан иткән. Без инде консулга сөенче рәвешендә Тукай энциклопедиясен биреп җибәрдек.

    Тукайның вафат булган көнендә каберен зыярәт иттек. Дога укылды, Тукай турында сүзләр сөйләнде. Быел Тукайның музасы булган, ул гашыйк булып йөргән Зәйтүнә Мәүлүдова каберен дә зыярәт иттек. Әлбәттә, ул беркая да югалмаган булган, Тукайдан бик ерак та ятмый икән, Гыйлем Камай кабере артында гына булган. Фатих Котлы аны 10 еллап эзләде, табалмаган иде. Ул каберне карап торырга кирәк. Язучылар берлеге бу эш белән шөгыльләнәчәк. Аның чардуганы да, ташы да әйбәт кенә — бәлки бераз яңартырга гына кирәктер.

    26сына килгәндә, анда төрле сүзләр булды инде. Без Шигырь бәйрәмен ничегрәк үткәрергә дип төрле формалар уйладык. Социаль челтәрләрдә «татар шигъриятен саклаучылар» пәйда булды. Тукайны Казаннан куасыз, татар шигъриятен Казаннан куасыз, татар телен Казаннан куасыз дип… Кайда үткәрү турында рәсми белдерү юк иде әле. Паровоздан алда йөгерергә ярамый да инде… ләкин кайбер кешеләргә шулай тавыш чыгарып гауга аркылы исемнәрен халыкка белдерергә кирәктер.

    Ул көн тугызынчы яртыда Тукайга чәчәкләр салудан башлана. Без аннары Кырлайга китәбез. Бер төркем татар зыялылары башта Президент белән очраша. Ул, әлбәттә, Тукайны искә алу белән башланыр һәм шул дулкында барыр дип уйлыйм. Без татар мәдәнияте хакына нәрсә генә эшләсәк тә, ул Тукай белән бәйләнгән.

    Кырлайда зур шигырь бәйрәме булачак. Ул төшкә кадәр үк башланыр. Анда безнең лауреатлар игълан ителәчәк. Кунаклар катнашачак. Мин Башкортстаннан башкорт шагыйре Хисмәтулла Юлдашев белән татар шагыйре Мөнир Вафинны чакырган идем. Чувашиядән һәм Удмуртиядән татар әдәбиятының дуслары булган шагыйрьләр килә.

    Казанда традицион Шигырь бәйрәме була. 13.00 сәгатьтә инде анда китап сәүдәсе башланыр. Музыка, гармунчылар… Тантаналы рәвештә ул 14.00 сәгатьтә башланып китә. Без татар әдәбиятындагы әлегә исән халык шагыйрьләрен, Тукай премиясе лауреатларын гына түгел, әле халыкка билгеле булмаган яшьләрне дә программага керттек. Мин аны бик демократик рәвештә үтәр дип уйлыйм. Кем шигырь сөйләргә тели — аңа микрофон биреләчәк. Элек бит исемлек белән генә иде. Әлбәттә, исемлек була инде ул. Ләкин кемдер шигырен сөйләргә атлыгып тора икән — сөйләргә тиеш. Кешенең исем-фәләннәренә карамастан… Тукайның бер әдәби премиясе дә булмаган.

    Төркиядә бер шигъри фестивальдә халык арасыннан берәү чәчрәп чыкты да шигырь сөйли. «Кем соң бу?» дим. «Халык шагыйре», диләр. Халык шагыйре ул — халык арасыннан чыккан шагыйрь икән.

    17.00 сәгатьтә инде Опера театрында Президентыбыз каләм әһелләренә һәм сәнгатькәрләргә премияне тапшырачак. Аннары — «Алтын Казан». Монысы инде — анда үткәреләсе кичә — Язучылар берлеге вәкаләтләренә керми.

    Безнең апрель аенда һәр көнне очрашулар. Язучыларның юбилейларын да үткәрәбез. «Пушкин наше все» дигән кебек, Пушкин рус әдәбияты өчен нинди рольне үти, татар әдәбияты өчен Тукай шул рольне генә түгел, ул безнең өчен тагын да зуррак роль уйный. Ул һаман актуаль. Монысы яхшымы-юкмы — аның бит публицистик мәкаләләре дә һаман да актуаль. Чөнки ни кызганыч, безнең татар тормышында берни дә үзгәрмәгән. 110 ел элек язган мәкаләләрен укысаң, бүгенге мәкалә сыман кабул ителә.

    Сорауларыгыз булса, җавап бирәбез».


    Җәмәгатьчелек тавышы ролен журналист Римма Бикмөхәммәтова үтәде.

    Римма Бикмөхәммәтова: «Тавыш чыгарган кешеләрнең берсе мин. Шигырь бәйрәме Кырлайда гына узачак дигән идея кемнеке иде? Аның сәбәпләре нинди иде?»

    Сүзне үзе Арча якларыннан булган министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов алды. Ленар Сәетҗановичның бик зур плюсы — аның татарча яхшы гына түгел, бик яхшы белүе.

    Ленар Хәкимҗанов: «Ашыгыбрак тавыш чыкты. Уйламаган җирдән. Кырлайда гына уза дигән фикер кайдан туды ул сездә? Андый фикер булмады да ул. Без Кырлайны онытырга тиеш түгел. Кушлавыч, Кырлай — аның туган яклары. Ул бит Казан артында туып үскән шәхес, шагыйрь булып Ульяновскидан кайтмаган, үзебезнең кеше. Андый фикерләр булмады. Без традицион рәвештә монда уздырабыз. Кырлайда да уза. Халык күпме күбрәк катнаша — безнең уйлавыбызча, шулкадәр әйбәтрәк.

    Ркаил Зәйдулла: «Мин өстим бераз… Монда бер хикмәт бар. Президент Кырлайда зыялылар белән очраша. Без анда Шигырь бәйрәме үткәрәбез. Элек без 26сы Казанда үткәреп, 27се Кырлайга китә идек. 26сы Кырлайда булгач, 27се Казанда үткәрикме әллә дип тә уйладык. Ләкин 27се инде Тукайның туган көне үтеп киткән сыман. Шуңа күрә уртак бер фикергә килдек — шул ук көнне Казанда да, Кырлайда да үтә. Әлбәттә, ул шактый кыенрак: Кырлайдан Казанга тиз генә кайтырга кирәк. Кунакларны да, лауреатларны да алып кайтырга кирәк. Монда оештыру моментлары гына инде. Элек ике көн иде ул, хәзер дә ике көн үткәреп булмасмы икән дигән уй иде. Хәзер инде бер көндә Кырлайда да, Казанда да булачакбыз. Президент белән анда очрашуның мәгънәсе — комплексның инфраструктурасын әйбәтләндерү. Кырлай белән бергә Кушлавычны да онытырга ярамый — ул бит аның асыл туган авылы. Анда туристик маршрутлар оештыру идеясе дә бар. Президентның зыялылар белән очрашуында ул мәсьәләләр күтәрелер дип уйлыйбыз».

    Римма Бикмөхәммәтов: «Димәк, фикерләр булган бит инде. Бер үк көнне Кырлайда да, Казанда да уздырып бу бәйрәмнең кыйммәтен, кешеләрнең туплануын киметмәсме?»

    Реклама

    Ленар Хәкимҗанов: «Без бер чара белән генә чикләнә алмыйбыз. Бөтен халыкны Опера театрына җыеп анда чара уздырып кына канәгать булабызмы? Чаралар бөтен дөнья буйлап барачак».

    Ркаил Зәйдулла: «Кыйммәте аның беркайчан да кимеми, чөнки безнең татар әдәбиятында зур шагыйрьләр күп. Алар ике генә түгел, дүрт-биш мәйданда да чыгыш ясый ала. һәм ул шулай да — әле бит Чаллыда да, Әлмәттә дә үтә. Районнардагы чараларда шунда туып үскән шагыйрьләр катнаша. Аллага шөкер, безнең андый мөмкинлек бар әле».


    Ленар Хәкимҗанов: Мин аңлап бетерә алмыйм… кемнәр анда тавыш куптарып чыкты… Сез Кырлайга каршымы? Анда Шигъри бәйрәм уздыру күңелегезгә ятмыймы? Безнең анда — Арча районнарында, күрше төбәкләрдә халык яшәмиме? Ни өчен шундый гауга чыкты?

    Ркаил Зәйдулла: Син үзең Арчадан булгач, бигрәк авыр кабул иттең аны?


    Ленар Хәкимҗанов: Тукайның 100 еллыгын хәтерлим мин. Ул бик зурлап уздырылды. Әлбәттә, ул 26 апрельдә түгел, җәй көне булды. Аңа 2 ел әзерләнделәр, ул вакыт музейлар бик каралды, төзекләндерелде. Шул импульс белән ул әлегә кадәр барды. Безгә хәзер Кырлай яклары турында бергә уйлашырга кирәк. Президент шул чараларда катнашырга ризалыгын белдерде. Ул бик кирәкле, бик мөһим эш. Анда бит бөтен комплекслар, Сәгъди абзый йортлары бар. Хәзер экспозицияләрне яңартабыз, туристларны тарту эшен алып барырга кирәк. Шуңа күрә ике мәйданчык. Автобуслар була. Кирәк икән, Кырлайга кайтып кире әйләнеп тә килергә мөмкин. Монда кемгәдер киртә куелмый. Былтыр без бу чараларны пандемия аркасында уздыра алмадык. Быел да бит әле пандемия беркая да китмәде.


    Рузилә Мөхәммәтова: Кырлайда Шигырь бәйрәме узган урынга күпме кеше сыя ала?

    Ленар Хәкимҗанов: Күңел киң булсын дип әйтәләр бит. Анда язучылар булачак, Арча халкы… Музей алдына 150 кеше сыя. Ике-өч автобус куярбыз кайтырга теләүчеләр өчен.

    Ркаил Зәйдулла: Казанда булгач, Кырлайга кайты мәсьәләсе актуаль түгел бит инде. Кайтырга теләүчеләр өчен автобуслар сәгать 9да булачак. Без язучылар алданрак китәрбез инде. Без аннары әйләнеп тә кайтачакбыз, Алла бирсә, Казандагы митингка да. Шигырь бәйрәменең сценарийлары әзер. Кемдер яза анда: «Шалтыратам, планны бирмиләр», ди. Бөтен шалтыраткан кешегә сценарий планнары белән хисап бирергә итеш түгел бит. Кайбер кешеләр үзләрен милләт мәнфәгатьләрен, мәдәниятен бердәнбер саклаучы итеп күз алдына китерә. Ничек инде мин татар шигъриятенә каршы булыйм?! Миңа ул ана сөте белән кергән. Тукай бит инде минем өчен, гомумән, изге кеше.

    Ленар Хәкимҗанов: Кырлайда уздыру да чара өчен уздыра торган чара түгел — сез шуны аңлагыз! Аның ике максаты бар. Беренчедән, шушы якларга игътибарны арттыру. Икенчедән, Тукаебызны туган төбәгендә искә алу.

    Ркаил Зәйдулла: Кайберәүләр биш-алты ел элек татар әдәбияты белән таныша башлаган, җүнләп җөмлә төзи белми, безгә инде нишләргә икәнен өйрәтә башлады.


    Ленар Фәрхетдинов, «Бизнес-онлайн»: Ни өчен «Алтын Казан» мюзиклы куела? Ни өчен Габдулла Тукай иҗаты салынган әсәр түгел?

    Ленар Хәкимҗанов: Без «Россотрудничество» аша «Шүрәле» балетын бөтен дөньяга тарату эшен алып барабыз. Әмма без алга барырга тиеш. Бу безнең беренче татар мюзиклы. Ренат Харис белән Эльмир Низамов иҗат иткән мюзикл. Минем уйлавымча, монда бернинди каршылык юк. Ул безнең татар музыкаль иҗатының яңа күренеше. Бу яшьләргә дә якын музыкаль форма. Бу Тукайны оныту дигән сүз түгел.

    Ркаил Зәйдулла: Анда Филүс Каһиров та җырлый бит инде. Алар Резеда Галимова белән Кырлайга барачак. Алар Илһам Шакиров исемендәге премиянең беренче лауреатлары. Аннары Филүс Опера театрына җырларга кайтып китәчәк. Шунлый фидакяр кешеләр дә бар. Хәтта акча да сорамады.

    Шунлый фидакяр кешеләр дә бар. Хәтта акча да сорамады.
    Ленар Хәкимҗанов: Дөньякүләм каналларда безнең опера-балетлар күрсәтелә. Тукаебыз ул бөек шагыйрь, ләкин бакырдан койган һәйкәл генә түгел бит. Без һаман бер формада эшләргә, бер сукмактан йөрергә тырышабыз. Заман да үзгәрә, мохит тә үзгәрә. Без яңа формалар да эзләргә тиеш. «Шүрәле» балеты һәм башка әсәрләребез бар, алар Опера һәм балет театры сәхнәсендә күрсәтелә. Кырлайга кайту да, Ркаил абый әйткәнчә, бөтен кешегә сөйләргә мөмкинлек бирү дә яңа формада алга бару.

    Ркаил Зәйдулла: Яңа форма дигәннән, гел яңа форма да яңа форма дибез. Мин инде өлкән кеше һәм консерватор буларак әйтәм: әлбәттә, яңа формалар эзләргә кирәк, ләкин аның төп юнәлеше үзгәрешсез калырга тиеш. Шигырь бәйрәме дә ул еллар дәвамында калыплашкан. Без шул юлдан читкә авышмыйбыз.

    Рузилә Мөхәммәтова: Президент белән очрашкан татар зыялылары кемнәр һәм әңгәмә темасы билгеләнгәнме? Икенчедән, ул көнне «Алтын Казан» ның тамашачысы кем булачак?

    Ленар Хәкимҗанов: Анда 25 кеше. Безнең күренекле шәхесләр. Анда күбрәк яшьләр. Әңгәмә татар милләтенең киләчәге, сәнгать, иҗат турында барачак. Аларны борчыган сораулар күтәреләчәк. Безнең Президент зыялылар белән әңгәмәгә гел ачык. Шуңа күрә моннан вакыйга ясау урынсыз.

    26 апрельдә Опера һәм балет театрына тамашачы чакыру билетлары белән керә ала. Анда татар зыялылары чакырулы. Сезне дә чакырабыз. Сез бик актив катнашасыз. Әлбәттә, сез анда булырга тиеш.

    Рузилә Мөхәммәтова: Бик булыр идек тә, Опера театрында журналистларны утырмыйлар шул. Андый проблема бар.

    Ркаил Зәйдулла: Андый көнне басып торсаң да ярый инде.


    Ленар Хәкимҗанов: Мин булсам бөтен журналистларны да утыртып бетерер идем. Уйнап әйтәм. Утыртырбыз — урын мәсьәләсен сөйләшеп бетерербез. Трансляция дә булачак. Лауреатларны бүләкләү елның иң зур вакыйгасы. Ул ниндидер ябык форматта булмый.

    Ркаил Зәйдулла: Президент алдында нинди проблема күтәрелә дигәннән, һәркем үзенең аң кимәлендә, йөрәк кимәлендә нинди фикер әйтергә тели — авызын беркем дә томаламый. Өченче елны Илһам Шакиров исемен бирелгән залның бер бүлмәсендә зыялылар Президент белән очрашты. Анда төрле сораулар бирүчеләр булды, театрдагы гардероб мәсьәләләренә кадәр. Әлбәттә, әйтте инде ул үзе дә: «Сез бераз глобальрәк фикер йөртегез инде, көндәлек мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итмәгез», диде. Кемнедер эше проблемалары борчый, кемнедер — киңрәк мәйдандагы мәсьәләләр. Анысын алдан әйтә алмыйбыз, Рузилә, колагыңа гына бик әйтер идем.

    Римма Бикмөхәмәмтова: Минем бер сорау-тәкъдим. Монда бик күп чаралар санап кителде. Исемлеге бик зур. Ләкин Тукайга багышланган гасырларга кала торган масштаблы эшләр башкарылмый. 135 еллыгына Министрлык, Хакимият дип сөйлик инде бу очракта, кино төшерә ала иде. Без Тукайга багышланган спектакльләр дә күрмибез. Конференция, флешмоб вак әйбер кебек. Тукайны зуррак дәрәҗәгә кхтәрш торган масштаблырак эш кирәк. Бу турыда уйлыйсызмы?

    Ленар Хәкимҗанов: Тукаебыз үзе бөек шәхес. Биеклекләргә җитә торган нинди чара уздырып була икән дип уйлыйм. Булган чаралар бик әһәмиятле алар. Быел безнең музейлар халык арасына чыгып бик актив эшли. Бу эшләр Тукаебызга мәдхия инде. Аны яшьләргә танытабыз. Чат саен һәйкәл куеп кына Тукайның бөеклеген бәяли алмыйбыз. Иң кирәклесе — ул халык арасында яшәргә тиеш. Мң зур мәйданда халык җыеп, концерт куйсак, шигырь сөйләсәк тә, алай гына дөрес әйбер булмый. Мәктәпләрдән, авыл клубларыннан башлап күтәрелергә тиеш. Сезнең фикерләр булса, без тыңларга әзер.

    Римма Бикмөхәмәмтова: Тукай кинога лаек түгелме?

    Ркаил Зәйдулла: Үзем җавап бирим әле. Гасырларга калырлык эшләр дисең син. Гасырларга калырлык эшләрне Тукай үзе эшләп калдырган инде, беренчедән. Икенчедән, кино мәсьәләсе… әлбәттә, кирәк ул. Ләкин бездә бит… Черномырдинның бер сүзе бар иде бит әле «Нинди генә партия төзесәк тә, КПСС килеп чыга». Безнең татар киносы ничек кенә төшерсәң дә, «Моабит дәфтәрләре» килеп чыга. Әлбәттә, ул фикер бар. Ягъфәров белән дә сөйләшкәнебез бар безнең. Айрат Зарипов та хуплый инде ул фикерне, аның хыялы инде ул. Кино төшерү өчен безнең кимәлебез дә булырга тиеш бит. Мин инде синең кебек гасырлар дип «покосны» киң алмыйм. Безнең әле халкыбызның гасырларга калуы кирәк. Татарда Тукай кебек өйрәнелгән, иҗады популярлаштырылган башка шагыйрь юк. Тиздән Тукай үзе әзерләп калдырган китап чыгачак. Тукайны укучылар булса, ул үзе яза бит: «Уяндым да карадым, аруландырып чыктым», дип. «Шулкадәр чүп-чар җыелган», дип әйтә. Ул шуларны сайлап 30 табаклык китап әзерләп калдырган. Үзе күрергә өлгермәгән. Тукай музее директоры, әдәбият белгесе Гүзәл Төхвәтова шуны әзерләгән. Бик шәп китап булачак. Мөхәммәт Мәһдиевның Тукай турындагы язмалары китап булып дөнья күрәчәк.


    Римма Бикмөхәммәтова: Яшьләр өчен иң төп тел — ул кино. Урта буынга — спектакль.

    Ркаил Зәйдулла: Мин килешәм синең белән, ләкин кино төшерәсең икән, шәп кино төшерергә кирәк. Тукай турында шактый пьесалар язылган. Бу театрларга дәгъва формасында да әйтелә. Тукай турында берәр пьесаны сәхнәләштереп була иде бит инде. Ләкин бит безнең театрларга тулысынча ирек бирелгән: алар нәрсә тели — шуны куя. Бу темага — театрларның эшчәнлеге турында без дәүләт советында түгәрәк өстәл дә уздырырга җыенабыз.

    Рузилә Мөхәммәтова: Ркаил әфәнде дә, министрлык та Шигырь бәйрәсенә халык аз йөри башлады дип борчылган иде. Быел журналистлар ярдәме белән көчле пиар ясалды. Безгә дә рәхмәт әйтегез инде.

    Ркаил Зәйдулла: Әйе, анысы әйбәт булды. Рәхмәт сезгә!


    Салават Камалетдинов/архив

     Подробнее: https://intertat.ru/news/culture/24-04-2021/tukay-shigyr-b-yr-me-m-rkail-z-ydulla-yaki-kyrlayga-kem-karshy-5820903

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: