Тукай туган көненә Арчага Рөстәм Миңнеханов та кайтты
Яңа Кырлайда зур чара бара
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан районыбызда истәлекле чаралар оештырыла.
Иң зур мәдәни чара Яңа Кырлайда уза. Әлеге вакытта биредә редакциябез хәбәрчеләре эшли.
Алар хәбәр итүенчә, Г. Тукай музее каршында хөрмәтле кунакларны каршы алдылар. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка биредә Печән базары күренешен, Тукайның солдатка каралган вакытын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аннан соң, кунаклар музейның эченә үтте. Татар зыялылары белән очрашу, музей экспонатлары белән танышу булды биредә.
Шулай ук президент Яңа Кырлайдагы модуль китапханәнең эшчәнлеге белән дә танышты. Биредә балалар Тукай шигырьләрен башкарды.
Хәзер шигырь бәйрәме башланды. Ул ТНВ каналында туры эфирда бара.
Алга таба да чараның күңелле мизгелләрен яктыртып барырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев