erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тумыштан сукыр Дима бакчада чүп утый

Сөрдедә яшәүче Дима Пиговаев тумыштан сукыр булса да, тик утырырга яратмый, өй буенча һәм бакчада төрле эшләр башкара

Наталья һәм Дима Пиговаевлар гаиләсе белән узган елда очрашып, аларның аянычлы язмышлары турында язган идек. Шул көннән бирле җырчы егет һәм аның әнисе белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Дима районда узган төрле концертларда һәрвакыт яңа җырлар өйрәнеп башкарып, күпләрнең мәхәббәтен казанды.

Әнисе, улының сәләтләрен күрсәтеп, үзенең Вконтакте социаль челтәрендә фото-видеолар урнаштырып тора. Соңгы куйган видеосында Дима кишер түтәлен чүптән чистарта. Ә әни кеше кайда чүп барлыгын әйтеп, ничек өзеп алырга кирәклеген өйрәтеп тора.

Видео астында "Чын укытучы- ана!", "Молодец матурым! Син булдырасын! Эниеннен зур булышчысы!", "Молодцы. Мама ты супер", "БАЛАСЫН Үзеннән соң яшәргә өйрәтә алган ана,ЧЫН АНА! БУ ОЧРАКТА БИГЕРӘК ТӘ..." кебек җылы комментарийлар калдырганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге видеоны күргәннән соң, Наташа белән элемтәгә кереп, егетнең тагын нинди эшләр башкаруы белән кызыксындык. Ул безгә шунда ук тагын бер видео төшереп җибәрде. Сокланып, шаккатып, сау-сәламәт булып та куллары эшкә бармаучылар өчен оялып карарлык әлеге видеолар

Фото-видеолар Наталья Пиговаева рөхсәте белән куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев