erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Туризм. Спорт. Актив ял» күргәзмәсендә Казанда кулинар бәйгеләргә йомгак ясалды

Җиңүчеләрне шәһәрнең иң яхшы пешекчеләре һәм кондитерлары, шулай ук студентлар арасында билгеләделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Казанда 25-нче Халыкара махсуслаштырылган «Туризм. Спорт. Актив ял» күргәзмәсе тәмамланды. Ике көн дәвамында, 9-нчы һәм 10-нчы апрель көннәрендә, Казан ярминкәсендә шәһәр Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты ярдәмендә эшлекле һәм мәдәни программа чаралары үткәрелде.

Күргәзмәнең соңгы эш көнендә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе уздырган кулинария конкурсына нәтиҗә ясалды, шәһәрнең иң яхшы пешекчеләре һәм кондитерлары бүләкләргә лаек булды. «Татар милли ризыгын әзерләү» номинациясендә алтын медальләрне «Чизерия» һәм «Левен» рестораннары алды. «Дөнья халыклары кухнясы» номинациясендә «Мандаринка» ресторанының шеф-повары Илгиз Галиев җиңүче булды.

Шулай ук югары һәм урта һөнәри звено белем бирү оешмалары арасында татар милли ашлары буенча В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.

9-нчы апрельдә узган конкурсның гамәли өлеше йомгаклары буенча «Халык муллыгы» номинациясендә беренче урынны Каменск-Урал сәүдә һәм сервис техникумыннан Татьяна Аристархова алды, икенче урынны Казан сәүдә-икътисадый техникумыннан Рәфис Җамалетдинов, өченче урынны Чүпрәле тармак технологияләре техникумыннан Марина Малеева алды.

«Пир на весь мир» номинациясендә беренче урынны – Кече эшмәкәрлек һәм эшкуарлык көллиятеннән Гөлфинә Фазылҗанова, икенче урынны Казан сәүдә-икътисадый техникумыннан Азалия Салаватуллина, өченче урынны – Халыкара сервис көллиятеннән Галия Ганиева алды.

«Традицияләргә тугрылык» номинациясендә үткәрелгән арт-класс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Актаныш технология техникумыннан Алмазия Әхмәтова, икенче урынны – Кече эшмәкәрлек һәм эшкуарлык көллиятеннән Никита Великанов, Ирина Федосеева, Элина Лаптева, өченче урынны Казан сәүдә-икътисадый техникумыннан Дарья Золова алды.

«Халыклар бердәмлеге көне» номинациясендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетыннан Роман Галиәхмәтов, Казан сәүдә-икътисадый техникумыннан Фәридә Богапова һәм Халыкара сервис көллиятеннән Анастасия Кузнецова җиңүче булдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

10-нчы апрельдә узган конкурсның гамәли өлеше йомгаклары буенча «Халык муллыгы» номинациясендә беренче урынны Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Адилә Хәмидуллина, икенче урынны В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетыннан Айзилә Садыйкова, өченче урынны Әлмәт сәүдә-икътисадый техникумыннан Нурия Баширәк алды.

«Пир на весь мир» номинациясендә беренче урынны Арча агросәнәгать һөнәри көллиятеннән Диләрә Мөгинова алды, икенче урынны – В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетыннан Айзилә Садыйкова, өченче урынны Әлмәт сәүдә-икътисад техникумыннан Нурия Баширәк алды.

«Традицияләргә тугрылык» номинациясендә үткәрелгән арт-класс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яр Чаллы технология техникумыннан Алина Еселина, Азалия Ефимова, Рәмзия Фәхразиева, икенче урынны Әлмәт һөнәри көллиятеннән Мөслимохон Райимова, өченче урынны Арча агросәнәгать көллиятеннән Диләрә Мөгинова алды.

«Халыклар бердәмлеге көне» номинациясендә беренче урынны Чистай күппрофильле көллиятеннән Кристина Федорова һәм Роман Андреевка бирделәр, икенче урында – Россия кооперация университетының Казан кооператив институтыннан Диана Филипова, өченче урында – Балык Бистәсе агротехник техникумыннан Сиринә Гафиуллина.

«Кунакчыллык йолдызлары» конкурсына әзерлек кысаларында «Иң яхшы портье», «Иң яхшы ресторан менеджеры» компетенцияләрендә мастер-класслар узды, аларда WorldSkillsның сертификацияләнгән экспертлары катнашучыларга киңәшләрен бирделәр, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты.

https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/na-vystavke-turizm-sport-aktivnyy-otdykh-v-kazani-podveli-itogi-kulinarnykh-konkursov/?lang=ta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X