erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туйдан исерек кайтып, әтисен буып үтергән. Кая бара бу дөнья?..

26 сентябрь иртәсендә республиканың Спас районы Кызыл Бистә авылындагы торак йортларның берсендә 38 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган.

 

Аның тәнендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре табылган, моннан тыш ул буылып үтерелгән. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Мондый коточкыч адымга баруда шикләнеп һәлак булучының 20 яшьлек үги малае тоткарланган, ул җинаять кылуга катнашы булуын өлешчә таныган. Беренчел мәгълүматлар буенча, егет туйдан исерек хәлдә кайткан. Шуннан соң өйдә низаг чыккан. Гауганың ахыры, кызганыч, аянычлы тәмамланган.

Якын арада тикшерү егетне сак астына алу өчен судка үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/abau-tuydan-iserek-kaytyp-tisen-buyp-tergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X