erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Туйдым..."

Җырчы Илсөя Бәдретдинова ватсапка җибәрелә торган рәсемнәрдән туюын язган.

«Һәр көнне иртән торуыма, вацапка (ничек язылганын белмим, беләсем дә килми) «Хәерле иртә», «Матур көннәр», «Чәең тәмле булсын» ише аллы-гөлле, чәчәкле-чуклы 100 төрле рәсем килгән була. Аннары көн дәвамында тагын җыен килде-китте… Бүген шактый контактлар кара исемлеккә урнаштырылды. Башыма әз генә булса да җиңел булып китте. Кирәк хәбәрдер дип телефон сызгырган саен йөгереп барам. Ә анда авызына чәчкә капкан чеби рәсеме», — дип язып ачуын баскан җырчы.

«Иртәләрем хәерле, көннәрем матур, чәйләрем тәмле булсын өчен башымның тыныч булуы кирәк, кадерлеләрем!» — дип тә өстәгән Илсөя Бәдретдинова.

Ул шаблон рәсемнәр күпләрнең ачуын чыгаруы сер түгел инде. Инстачылар да җырчыны хуплап комментарийлар калдырган.

«Әй дөрес әйтәсең дә инде, таңнан башлана, ятканчы дәвам итә. Ничек иренмиләр, барып кулларын төясе килә»;

«Бик дөрес әйтелгән сүзләр. Һич кенә чистартып өлгереп булмый ул открыткаларны. Аңлыйм инде кайчан бик кызык видеолар була. Әллә нигә бер генә җибәрергә ярый»;

«Иртә белән торсам - 247 рәсем. Ә Илсөядә ул ничә була? Менә ничек ачуың килмәсен? Әле берсе генә дә унарны җибәрә бит», - дип комментарий калдырган инстачылар.

«Телефоннан шалтыратып хәлне сорасагыз, теләкләрегезне әйтсәгез, күңелгә ятышлы. Җансыз рәсемнәрне бетереп утырасы килми шул, туйдыра», - дип язган җырчының виртуаль дусты. Бу хакта "Интертат" язган.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: tatar-inform

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Tuydim-138755/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X