erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тыл ветераннары әкренләп китә...

Якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Носы мәктәбеннән хәбәр иттеләр.

- Сәрдәбаштан Елена Петрова кичә кинәт вафат булды, - дип. 

Носы, Сәрдәбаш мәктәпләре укытучылары тыл ветераннары өйләрендә булып, аларның хәлләрен белеп, сөйләтеп, сөйләштереп, гыйбрәтле, матур язмалар әзерләделәр. Без ул язмаларны газетага урнаштыра барабыз.

"Петрова Елена Ефим кызы, 1930 нчы елның 25 июнендә  Алабуга  районы Тагай авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә, -- дип яза Носы мәктәбе укытучысы Лена Григорьева. --   Елена апа исән вакытта безгә болай дип сөйләде: “Ул көнне бөтен авыл гөр килде. Кешеләр елыйлар, көләләр. Дүрт абыем да сугышта иде. Өч абыем турында хәбәрсез югалу турында хәбәр килде. Бер абыемның хәбәре дә булмады. Тик шулай да бер  кайтырлар дип өметләндек. Ул елны җәй, көз авылга солдатлар кайтты. Шул чагында әниемнең үзәкләре өзелгәне, күпме күз яше түгүләре бүгенгедәй күз алдымда...

   Укыган чакта, тәнәфестә, солдатларга дару ясарга дип, чиләк тотып кычыткан,  юкә чәчәкләрен җыйдырдылар. Олы яшьтәге апаларга ияреп басуга чүп утарга йөрдек. Бер көн чыксаң, ике йөз грамм он бирә торган иделәр. Бик күп кеше ачлыктан гүр иясе булды".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илгә сугыш килү сәбәпле тормыш итүе тагын да авырая. Алтынчы классны тәмамлагач әнисе янына пекарняга эшкә керә. Шул каһәр суккан сугыш аркасында нинди генә авыр эшләр башкарырга туры килми аңа.

    “Яшьлегемдә авырлыкларны күп күрергә туры килде,- дип сөйли Елена Ефимовна. -- Нинди генә эшкә кушмасыннар, һәрвакыт намус белән үтәргә тырыштым, ул чакларда сайланып торып булмый иде.  Бер караңгыдан икенче карангыга кадәр колхоз эшендә, кайткач өйдә күпме мәшәкать. Ничек көч, куәт җиткәндер?  Яшь чак - дәртле чак диләр бит, ару талу турында уйларга вакыт  калмагандыр инде,”  - дип искә алып сөйли Елена Ефимовна.

      1956 елда язмышын Павел белән бәйли. Ул Арча районы Сәрдәбаш  авылыннан була. Балаларын да кешеләргә карата ихтирамлы, әдәпле, игелекле итеп тәрбияләргә тырышалар.  Алар үрнәгендә балалары да кечкенәдән эш сөеп үсәләр. Тормышында бала хәсрәтләре дә күрергә туры килә. Кинәт кенә нәни сигез айлык кызлары хәлсезләнеп авырый башлый. Шифаханәгә дә алып баралар. Врачлар  төгәл диагноз куя алмыйлар. Алар кинәше белән бер әбигә өшкертергә алып баралар. Ул әби бик каты күз тигән, соңга калгансыз, өшкереп булмый дип кире бора. Нәкъ бер атна дигәндә нәни кызчык күзләрен йома. Ата белән ана бу югалтуны бик авыр кичерәләр.  Күңелсезлекләре моның белән генә чикләнми. 1988 нче елда тормыштагы олы кызларының йөрәгенә операция була.  Операция ясатып ике ел үткәннән соң, кызлары алты  яшьлек кызын ятим, тормыш иптәшен ялгыз калдырып якты дөньядан китеп бара. Бу югалтуны ата кеше бик авыр кичерә. Тазалыгы какшый, бер аягын кистерергә туры килә. Шушы авырулардан савыга алмыйча гүр иясе була. Еллар авырлыклар белән үтә тора. Елена Ефимовна язмышына язылганнарны күреп  бетермәгән була. 2002 нче елның апрель аенда тагын бер баласын салкын гүргә иңдерә.  Вадим  абыйга ул вакытта утыз сигез яшь була.  Нишлисең, язмыштан узып булмый бит. Хәзерге вакытта биш баласы исән сау, 15 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә улы Валентин  белән бергә  яшәде. “Хәзерге буынга ул вакытта без күргәннәрне күрергә язмасын”, - дип сөйли иде Елена Ефимовна.

   “Олы яшьтә булса да, безне үзенең тәмле ашлары белән сыйлап, үзенең яхшы киңәшләрен биреп гаиләбезнең тоткасы булып торды,”  - ди улы Валентин.

Елина Ефимовна, урының җәннәт түрләрендә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X