erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тыл ветераны Асия әбием: «Кычыткан, алабута җыеп аш пешерә идек. Черек бәрәңгедән күмәч пешердек»

Әбием тыл ветераны Асия Габделсабир кызы 1914 елда Апас районы Зур Болгаер авылында туа. Шул авыл егете 1912 елгы Рәхимулла белән гаилә коралар. Балалары Наҗия белән Рәфкать дөньяга килә.

Матур гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Бабам Рәхимулла Нәбиулла улы Насыйбуллин да сугышка китә. Әбием берсенә - 6, икенчесенә 2 яшьлек бала белән кала.

Әбием эштә вакытта әнием Наҗия энесен дә караган, өйдәге эшләргә дә булышкан. “Ул вакытта хезмәт көненә эшләдек, бер тиен дә бирмәделәр. Кычыткан, алабута җыеп аш пешерә идек. Черек бәрәңгедән күмәч пешердек“, - дип сөйли иде әби.
Бервакыт тозны онга алыштырырга киткән җирдән буран чыгып кырда адашып кала. “Төне буе дәү әни белән борчылып, куркып әнине көттек. Иртә белән арып-талып, карга батып көч-хәл белән әни кайтып керде. Сезнең бәхеттән исән калганмындыр, дип кочаклашып бергә еладык“, - дип сөйләгәне хәтердә әнинең.

Рәхимулла бабам сугыштан кайтмаган, хәбәрсез югалган. Әби аны гомер буе көтеп яшәде.

Әбиләребез, сугыш чоры балалары күпме авырлыклар күргәннәр, Җиңү көнен якынайту өчен армый-талмый эшләгәннәр. Тол хатыннар җилкәсенә авыр эшләрне өйгәннәр. Сугышка кадәр туып калган балаларга әтиләре кочагына сыенып утырырга, аларның йөрәк җылысын тоеп яшәргә, “әти“ дип әйтергә насыйп булмаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сугыш беткәч өйләре иске булу сәбәпле, яңа өй җиткереп чыга Асия әбием. Улы Рәфкать өйләнеп аның да ике баласы туган. Кызганыч, килене яшьтән үлеп ике баласы ятим калган. Кечкенәсенә 11 ай, олысына 5 яшьләр тирәсе була. Әби аларны да үстереп аякка бастыра. Шундый олы йөрәкле була ул.

Әлеге истәлек язмам алар рухына дога булып барып ирешсен, Амин! #МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилэ

"Арча хәбәрләре" газетасының җаваплы сәркатибе Рәзинә Җәләева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X