erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тыл ветераны Рәбига апа турында

Тырыш кешеләр.

Әхмиева (Гайфуллина) Рабига Гайфулла кызы 1926 нчы елның 25 нче августында элекеге Кызыл Юл, хәзерге Арча районы Носы авылында туа. Әтисе Насибуллин Гайфулла, әнисе Насибуллина Маһиҗиһан апа бик тырыш кешеләр булалар. Алар 4 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. 1941 нче елда олы абыйлары Әһлиулла сугышка китә. Ул полк командиры була. Әһлиулла тәлапчән дә, бик кешелекле дә була. Сугыш бетәр алдыннан аның похоронкасы килә. Ул батырларча һәлак була. Иптәшләре аның әйберләрен дә посылка итеп салалар. Анда аның канлы кулъяулыгы да була.

      Рабига апа 7 классны тәмамлый. Сугыш башланганда аңа15 яшь була. Ул сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәрә. Колхозда төрле эштә эшли: сыер сава, иген ура, амбарда эшли. Иртәнге өчтән, дүрттән торып, караңгы төшкәнче - колхоз эшендә. Эштән кайткач, сугышчылар өчен оекбаш, бияләй бәйлиләр. Лампага салыр өчен керосин юк, чыра, ай яктысында бәйләргә туры килә. Бу оекбаш, бияләйләр якыннарына барып җитәр әле дигән өмет белән эшлиләр. Мичкә ягып, фронт өчен дип, бәрәңге киптергәннәр. Язгы якка ашар өчен дә, бакчага утыртырга да бәрәңге беткән. Алабута, башка төрле үләннәр, черек бәрәңгедән пешерелгән ашлар - төп ризык була. Авыр эш, сәләмә кием, ашарга җитмәү үзәккә үтә. Рабига апа һәм аның туаннары чыпта да сугалар, чабата үрәләр. Буыны да ныгымаган яшь кызларны, егетләрне урман кисәргә, торф чыгарырга җибәргәннәр. Урманда ач-ялангач, яңгыр астында, кышкы салкын көннәрдә зур-зур агачларны кискәннәр. Рабига апа Суслонгер урманында да була.. Рабига апа Арчадан чәчүлек симәнә ташыган вакытларын да сөйли. Кечкенә чаналар тартып, Арчага җәяү барганнар. Аякларында чабата була, язгы юлда ул чабаталар да юешләнеп, таралып төшә. Бер көн эчендә авылга кайтып җитеп булмый. Юл өстендәге авылларда йоклый кергәннәр. Бөтен җирдә ачлык, юклык була. Хуҗалар кайнар судан башка, ашарга бернәрсә дә бирә алмаганнар. Симәнә орлыкны урламасыннар дип, капчыкларын баш астына салып йоклаганнар.

       Рабига апа гомере буе Тукай районы (Арча районы) “Северный” совхозында эшли.  Аш – су пешерергә бик оста була. Аны туйларга, никахларга бәйрәм табыны әзерләргә чакырганнар. Рабига апа бик ярдәмчел була. Бергә эшләгән иптәшләренә пәрәрмәч, кабартмалар пешереп сыйлый торган була.

    1954 нче елда Рабига апа авылдашы Сәгдулла белән гаилә корып җибәрәләр. Сәгъдулла абый гомер буе өлкән тимерче булып эшли. Авылдагы барлык тимер эше аның кулы аша үтә. Җир эшкәртү өчен кирәк – яракларны ясый, төзәтә, авыл халкының көнкүреш кирәк-яракларын да төзәтә.Сугыштан соң да тормышлар авыр була. Рабига апа һәм Сәгдулла абый барлык авырлыкларны җиңеп, бер берсен аңлап гомер итәләр. Тырыш, ярдәмчел гаиләне авылдашлары хөрмәт итә.  Алар биш балага гомер бирәләр. Кызганычка каршы, игзәк балалары бер генә атна яшәп кала. Бу югалту -аларның гомерлек ярасы.

    Рабига апа 1948 нче елның 3 нояберендә “За доблестный труд в Великой Отечтвенной войне 1941 – 1945гг” медале белән бүләкләнә. 1981 нче елның 24 нче ноябрендә “Ветеран труда” медале бирелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     Хәзерге вакытта Рабига апа Казан шәһәрендә кызы Асатова Фирая Сагдулла кызы  тәрбиясендә яши.

                                                                   МБГБУ “Носы төп мәктәбе”

                                                                  7 нче класс укучылары,

                                                                   класс җитәкчесе Мостафина Г. Б.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X