erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә Дамир Сафинны җирләделәр

Районыбызның Яңа Кенәр участок хастаханәсендә бик күп еллар хезмәт куйган данлыклы табиб, хөрмәтле шәхес Дамир Нурый улы Сафин мәңгелеккә арабыздан китте.

Бүген аны гомер иткән авылында җир куенына иңдерделәр. Җеназада кеше күп иде: авылдашлары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, Арча үзәк хастаханәсендә эшләүчеләр... Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин да кайткан. Дамир Нуриевичны мөселман кануннары буенча җирләгәннәр. Авыл халкы аны соңгы юлга хөрмәт күрсәтеп озатты

 

Гомере буе кешеләр сәламәтлеген кайгыртып яшәгән хезмәттәшебезне аяусыз авыру көтмәгәндә аяктан екты...

Моннан 65 ел элек Носы авылында ишле гаиләдә дөньяга килеп, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт медицина институтында югары белем ала ул. Әлеге уку йортын тәмамлап, Яңа Кенәр участок хастаханәсенә эшкә кайта. Хирург булып башлаган хезмәт юлын берничә елдан баш табиб вазыйфасында дәвам итә. Участокка керүче 17 авыл халкына 41 ел буе тугры хезмәт күрсәтә Дамир Нуриевич. Соңгы елларда гомуми практика табибы булып, авыручыларны дәвалады. Дарулар белән генә түгел, тәмле теле, күтәренке кәефе, ихлас теләкләре белән дә дәва бирде авыл халкына. Тәүлекнең кайсы вакытында гына ярдәм сорап ишеген шакысаң да кире бормый иде ул. Һәр авыруга дусларча якын караш, хезмәткәрләргә яхшы мөнәсәбәт, гаиләсенә олы мәхәббәт һәм хөрмәт – барысы да Дамир Нуриевичның мәрхәмәтлелеген тасвирлаучы сыйфатлар.

Соңгы көннәрдә әллә нәрсә сизенгәндәй моңсурак булып йөрсә дә, йөрәгендә эшкә дәрт ташып тора иде аның. Яраткан эше, бердәм коллектив, туганнардай якын авыл халкы – һәркайсы өчен янып-көеп яшәде. Авырый башлагач әйткән сүзләре бүген дә колакта яңгырый: “Заказга биреп тектергән ак халатымны киеп булырмы икән дип борчылам...” Әнә шул сүзләре күңелне әле дә әрнетә. Ак халатлы Дамир абыйны башка күрмәбез дигән уйдан күзгә яшь тула...   

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәттәш буларак кына түгел, гаилә башлыгы буларак та менә дигән кеше иде ул. Тормыш иптәше Сәрия ханым белән ике бала үстереп, авылда үрнәк гаиләләрнең берсе булып гомер иттеләр. Берсеннән-берсе акыллы ике бала, уллары Данил һәм кызлары Динәне үстереп, югары белем бирделәр. Таләпчән һәм максатчан әти балалары өчен үрнәк иде. Улы Данил әтисенең юлын дәвам итеп, бүгенге көндә Казанның танылган хастаханәләренең берсендә табиб булып эшли. Ихлас йөрәктән гаиләсенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.  Аллаһы Тәгалә һәркайсыгызга сабырлык бирсен! 

Яңа Кенәр участок хастаханәсе коллективы  

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны жэнэттэ булсын,авыр туфрагы жинел булсын,амин!

    2
    X