erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тырма нәрсә ул?

20 гыйнварда район хуҗалыкларының баш инженерлары кышкы укуга җыелдылар. Аларның күбесе югары белемле, без белмәгән тагын нәрсә бар икән инде дип, аптырап килүчеләре дә булгандыр.

Казан дәүләт аграр университеты профессоры Ренат Абдрахманов үзенең лекциясен бик гади әйберләрдән башлады һәм шуның белән кызыклы да булды аны тыңлавы. “Тырма нәрсә ул?“ – дигән сорау бирде ул. Үзе үк җавабын әйтте. Мишәрләр тырманы кыр себеркесе дип атыйлар икән. 15-20 метр киткәч тырма үз вазыйфасын югалта, чүп җыйгычка әверелә. Ә менә гади генә технология ул чүптән котылырга ярдәм итә.

Тракторны ничек юасыз? Культиватор пружиналарын көйләү ни өчен кирәк? Хәзер карны ни өчен тотмыйлар? Менә шуларны һәм башка бик күп нәрсәләрне үтемле итеп аңлатты профессор. Ул китап буенча гына түгел, үз тәҗрибәсеннән чыгып, белеп сөйли. Заманында баш инженер, колхоз рәисе дә булып эшләгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы ук көнне баш хисапчылар белән уку үткәрелде. Идарә белгечләре эшкә анализ ясадылар, тәҗрибә уртаклашу булды. Ә хисапчылар арасында тәҗрибәле белгечләр күп.

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин  “Северный“ ширкәте баш хисапчысы Лидия Егорованы юбилее белән тәбрикләде, аңа район башлыгының котлау хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X