erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тырышканга юнь бирә

Табигать тантана иткән майның бер көнендә мәгариф хезмәткәрләре өчен җанатып, алар белән куанып, көенеп, сөйләшеп, табигатькә сокланып, кош тавышларын тыңлап, үзем дә ял итеп мендем.

Юл уңаеннан редакциягә Кәче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин кереп чыкты.

“Укучылар сараенда шашка ярышы булды”, – дип, соңгы яңалыкларны әйтте ул. Ул  мәктәпләрдә балалар белән шашка түгәрәге дә алып бара, ярышларны оештырып торалар.

Хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховның оныклары да Хәйдәрдә шөгыльләнә һәм ярышларда җиңү яулыйлар. Шашка турында сөйләшеп алгач, Ильяс Сәхаповичка: “Хәйдәр шәп чаба! 400 метр араны 1нче йөгереп үтте!” – дидем. “Видео да бар”, – дип күтәреп алды сөйләшүне Хәйдәр Хәйруллович һәм безгә Арчаның 5нче гимназиясе педагог-оештыручысы Гүзәл Абдуллина төшергән сюжетны күрсәтте.

Район мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында Арча стадионында оештырган йөгерү ярышы турында сүз бара. Көне дә шәп килде. Ул көнне ялт итеп кояш чыкты. Салкыны, яңгыры әллә кая китеп югалды. Тырышканга юнь бирә бит ул. Шуңа да профсоюз әгъзаларының кәефе дә күтәренке иде. Арча стадионында уен-көлке, шат авазлар яңгырап торды. Мондый ярышлар күрешү, үзара аралашу өчен дә менә дигән сәбәп. Йөгерүчеләрне старттан җибәреп, финишта каршы алып торган Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев үзе дә шаян, төртмә сүзләр белән көлдереп тора. Аның хатыны Арчаның 9нчы балалар бакчасы хезмәткәре Лилия дә спортка хирыс кеше. Профсоюз оешмасы уку елы дәверендә төрле спорт ярышлары оештыра. Ул ярышларда Лилия катнашмый калмый. Һәм һәркайсында уңышлы чыгыш ясый. Бу юлы да 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар арасында 100 метр араны йөгерүдә Лилия Гәрәевага җитүче булмады. Афәрин!

Ә менә озын араны (800 м) йөгерүдә Арчаның 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Галимуллина рекорд күрсәтте. Кем белән сөйләшсәң дә, сүз Арча педагогика көллиятенә барып тоташа. Анда эшләүче яки эшләгән физик тәрбия укытучыларының тырышлыгы укучыларында күренә. 40 яшьтән узганнар арасында 400 м араны йөгерүдә Арчаның 5нче гимназиясе укытучысы Айгөл Галәвиевага тиңнәр булмады. Сөйләшә башлагач, ул да Арча педагогика көллиятендә укыган булып чыкты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

40 яшьне узган ир-атлар арасында 400 м арага профсоюз оешмасы рәисе Вакыйф Харисов үзе дә чапты. Шәхси үрнәктән дә көчле тәрбия чарасы юктыр ул, мөгаен.

 40 яшькә кадәрлеләр арасында 100 метрда ир-егетләр йөгереп тә карады! Бар да җитез, берсенең дә бирешәсе килми. Арчаның 2нче мәктәбеннән Булат Шакиров, Яңа Кенәр мәктәбеннән Ирек Сафиуллин, Арчаның 6нчы мәктәбеннән Рәнис Нәбиуллин, уктай очып, бер-бер артлы финиш бирделәр.

Арчаның 7нче мәктәбенең математика укытучысы Фидәрис Зиннәтуллин һәр спорт ярышында диярлек катнашып килә һәм бүләк алмый калмый. 40 яшьтән узган ир-егетләр арасындагы ярышта 100 метр араны Фидәрис иң җитез йөгереп үтүчеләрдән булды. Физик тәрбия укытучылары,    никадәр тырышсалар да, математикны куып тота алмадылар. Молодцы!

Хатын-кызлар эстафетасында Арчаның 9нчы бакчасы, катнаш эстафетада Яңа Кенәр мәктәбе командасы иң җитезләрдән булып чыкты. Гомуми нәтиҗәләрне санаганнан соң Яңа Кенәр мәктәбе командасы 1нче урынны алды, 2нче урында – Арчаның 5нче гимназиясе, 3нче – Апаз мәктәбе командасы. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X