Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Удача” бигрәк уңган!

    Тәмле дә үзләре, корылыкка да чыдам.

    Кичә Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров шалтыратты: “Бәрәңге алабыз, уңышка исләрең китәрлек, “Удача” сорты бигрәк  уңган!” – ди.

    Икенче көнне ул Арчадагы сәүдә урынына бәрәңгеләрен, кәбестә, кабак һ.б. төяп үзе дә килде. Анда Рәисне көтеп алалар, бәрәңге сораучылар күп.

    – Тырышмасаң бернәрсә дә булмый, – ди Рәис. – Бәрәңгенең чүбен утап торырга, мөмкин булса су сибәргә кирәк. Мин быел бәрәңгене 1 майда утырттым, алда безне коры җәйләр көтә, иртә  утыртсаң алданмыйсың. Сортны белеп сайларга кирәк. “Удача” һәм “Луговская” сортлары иң яхшылары дип саныйм. Тәмле дә үзләре, корылыкка да чыдам.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: