Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Удмуртия карпын ашыйбыз

    Удмуртия карпын ашыйбыз

    Бүген Арчада бик матур ярминкә булды. Барлык хуҗалыклар да катнашты анда. Яңа Кенәр, Ташкичү, Яңа Кишет авыл җирлекләре үзләрендәге эшмәкәрләрне туплап килгән.

    Җаның теләгән һәр нәрсәне алып була иде ярминкәдә. Ашлыкны бу юлы да күпләп алдылар. Бәрәңге кирәк кешеләргә дә сайлау мөмкинлеге бар иде. Утар Аты җирлегеннән килгән бәрәңге сатып алучыларга аеруча ошаган. Хуҗасына заказлар яуды, аңа тагын бер рейс ясарга туры килде.

    Арча балыгын эзләп йөрүчеләр Удмуртиядән килгән карп балыгын чират торып алдылар. Ашап карадык – телеңне йотарлык!

    Быел декабрь ахырында Арчада тагын бер ярминкә була әле.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 9 ноябрь 2020 - 13:36
      Без имени
      А Арча балыгы кайда, чит жирден килген балык ашыйбыз, узебезнен балык булса да 3 тапкырга кыйбат була.