erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уңган бакчачы киңәшләре

Бакчачыларның мәшәкатьсез торганы юк. Йә корткычлар һөҗүм итеп тора, авырулар килеп чыга, йә яңгыры юк, йә артык эссе дигәндәй. Ничек булса да, яхшы уңыш аласы килә. Бу очракта уңган бакчачылар үз сыналган алымнарын, тәҗрибәләрен эшкә җигә. Шуларның кайберләре:

Дарчинны (корица) без тәмләткеч буларак беләбез, ә аның гөмбәчеккә каршы тору үзлеге дә бар икән. Үсентегә дарчин порошогын сипсәң, ул аларны авырулардан саклый. Бал составындагы ферментлар үсентеләрнең тамырларын тиз үстерә торган табигый гормон булып тора. Чыбыкчаны утыртыр алдыннан бал кушылган суга салып торсаң, ул аны микроблардан, гөмбәчекләрдән арындыра. Каһвә куесы кырмыска, әкәм-төкәм кебек корткычларга каршы көрәшә. Аны туфрак өстенә генә сибәргә кирәк. Чүп үләннәренә каршы түбәндәге чара булыша: 4 литр аш серкәсенә ярты стакан тоз һәм бер аш кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык салып сибегез. Бәрәңге кортына каршы: 10 литр суга бер пакет коры горчица (100 грамм) һәм 100 мл 9 процентлы аш серкәсе салыгыз. Яхшылап болгатып, 10 литр суга салыгыз да бәрәңге сабакларына сибегез. Тузганак үсентеләрне тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагы белән сабагын ваклап турап, өстенә 10 литр су агызып, өч атна төнәтегез. Барлыкка килгән төнәтмәне сөзеп, үсемлекләргә сибегез. Яфрак борчасы, үсемлек бетләре, талпаннарына каршы көрәшкәндә 200-300 грамм тузганак яфрагына 10 литр су салып, ике сәгать төнәтегез дә үсемлекләргә сибегез. Помидорны фитофтороз авыруыннан саклау өчен тозлы эремә ярдәмгә килә. Ул томат яфракларында саклагыч элпә хасил итеп, аны инфекция эләгүдән саклый. Эремә ясау өчен 10 литр суга бер стакан тоз салып эретегез. Шуны да истә тотыгыз: бу профилактика чарасы гына булып тора. Карлыган төбенә кипкән бәрәңге кабыгын казып куйсагыз, аның җимешләре чия кадәр булыр. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була. Помидор куагына бер тапкыр 3 литр суга бер тамчы йод салынган катнашма сипсәң, уңышы күп чыга, помидорлар да эрерәк була һәм иртәрәк өлгерә.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/ugan-bakchachy-kishlre

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X