Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Укучы дәрес вакытында аңын югалткан

    Нәтиҗәдә, ул ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлгән.

    Бу җан тетрәндергеч хәл Магнитогорск шәһәрендә булган. Барысы да җомга көнне, 28 февральдә, шәһәрнең 12нче мәктәбендә булган. Дәрес вакытында бер укучының каләме идәнгә төшкән. Шуннан соң малай аны алам дип утыргычтан килеп төшкән.

    Иптәшләре янына баргач, аның аңын югалтканын аңлаган. Укытучылар ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, әти-әниләренә шалтыраткан. Табиблар 40 минуттан соң гына килгән. Алар баланың йөрәге туктаганын белдергән. 

    Хәзер укучының үлем факты буенча тикшерү үткәреләчәк.

    Реклама

    pixabay.com сайтыннан.

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ukuchi-d-res-vakitinda-a-in-yugaltkan-146034/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: