erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Укучылар сараенда матур бер чара

Күңелне кузгатты...

Кояшны елмаеп каршылыйм...

Районыбыз инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелгән чараларга бай булды. Әле күптән түгел генә Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Арча районы инвалидлар оешмасы рәисе Илфат Хафизов җитәкчелегендә “Арча таңнары” ансамбле белән Яңа Чүриле психоневрология интернатында җыр-биюле бәйрәм оештырып, күчтәнәчләр тапшырып кайтсак, инде хәзер Укучылар сараенда Полиция көненә багышланган иҗади конкурсында катнашучыларны бүләкләргә җыелдык.
“10 ноябрь илебездә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү-имтихан бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны, Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре Рәдис Гарифуллинга сәламәтлекләре чикле райондашларыбыз арасында иҗади чара үткәрү фикерен җиткергәч ул бу адымыбызны хуплап ярдәмен тәкъдим итте, - дип уртаклашты Илфат Хафизов. - Әлеге игелекле гамәлне башкаруда ярдәм иткән Арча районы ЮХИДИ бүлекчәсе (җитәкчесе Рөстәм Хәкимов), «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесы хезмәткәре Энҗе Мөхәммәтҗанова, Укучылар сарае хезмәткәрләре, “Кояшкай” курчак театры (җитәкчесе Җәмилә Низамиева) һәм шәхсән Рәдис Гарифуллин ихлас рәхмәтләргә лаек”.
Оештыручалар конкурста катнашучыларны котлап бүләкләр, грамоталар тапшырдылар.
Алга таба чарага килүчеләрнең күңелләрен кузгатып Раилә Нигъмәтҗанова шигырьләрен башкарды. Рәхәтләнеп тыңладык. Кабаттан сөйләвен сорадык. Ә Ралиянең сөйләр шигырьләре күп. Афәрин! 
Мин яшим...
Янармын дөньяны балкытып.
Тормышны яратам,
Кояшны елмаеп каршылыйм.
Мин яшим...
Әнием елмаеп кулымнан алганда,
Әтием иңемә кулларын салганда,
Әйтерсең, дөньяны кочам мин.
Мин яшим...
Нәни кызчыкның самими күңеленнән шундый шигъри юллар агылганда бүгенгедәй гап-гади тоелган чараларның асылда мөһимлегенә кабат инанасың!..
Дәвам итеп кунаклар Арча Укучылар сараенда “Кояшкай” курчак театрына йөрүче балаларның “Нәни Апуш дуслары” спектаклен уйнауларын таң калып тамаша кылдылар.
Ахырдан катнашучыларны сыйларга тәм-томнар белән бизәлгән табын көтә иде.
Бик күркәм очрашу булды. Ә күңелдә Ралия сөйләгән “Мин яшим” шигыре... Тормышны яратам, кояшны елмаеп каршылыйм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре