Укырга кая барасың? Медицинага!
Арча поликлиникасының утырышлар залында медицина уку йортларына укырга керергә теләүче 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары белән очрашу булды
Башта мәктәп укучылары үзләренең кем булырга теләүләре турында әйттеләр: терапевт, хирург, акушер-гинеколог, педиатр, теш табибы, шәфкать туташы...
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов медицина һөнәрен сайлаучыларны хуплады. Үзенең дә табиб һөнәрен яратуын әйтте. Медицина өлкәсендә эшли башлавына менә инде 30 ел булган. Ә Арчага табиблар кирәк.
Очрашуга Казан дәүләт медицина университетында укучы студентлар Аяз Галимуллин, Раил Сәләхов, Азат Закиров кайтты. Алар үзләре белән таныштырдылар, университет тормышы турында сөйләделәр. Район хастаханәсендә реаниматолог булып эшләүче Ринат Урманов медицина белгечлегенең җиңел булмавы, ак халат артында кеше сәламәтлеге өчен көрәш, авырлыклар көтүе, эшләү дәверендә белемне арттырып торырга кирәклеге турында сөйләде.
Булачак студентлар Арча үзәк хастаханәсе стационары белән дә таныштылар.
Син бу турыда беләсеңме?
Соңыннан без район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов белән сөйләштек. Баш табибка медицина уку йортына укырга керергә теләүчеләрне кызыксындырган сорауларны бирдек.
– Рифат Илшатович, 9 сыйныфтан соң укучылар нинди медицина учреждениесенә укырга керә ала?
– 9нчы сыйныфтан соң бары тик урта медицина уку йортына гына укырга керә алалар. Россиянең теләсә кайсы урта медицина уку йортына барып була. Ә Татарстанда Казан медицина көллиятенә һәм Яшел Үзән медицина көллиятенә укырга керү мөмкинлеге бар. Бу уку йортларыннан фельдшер һәм шәфкать туташы белгечлекләре алып чыгалар. Быел әлеге уку йортларында белем алган 10 белгеч максатчан юллама белән районга эшкә кайтачак. Алар район үзәк хастаханәсенә, поликлиникага һәм фельдшер-акушер пунктларына эшкә урнашачак.
– Максатчан юлламаны алу тәртибе турында аңлатып үтсәгез иде.
– Максатчан юллама укырга кергәндә бирелми. Башта укырга кергәндә имтихан тапшыралар. Медицина көллиятенә укырга кергәннән соң гына аларга максатчан юллама бирелә, ягъни аларның, укуны тәмамлагач, кайда эшкә урнашасылары алдан билгеле була. Чөнки уку йортларына без нинди белгечләр кирәклегенә алдан гариза язабыз. Бу яңалык түгел, ул күптәннән бара. Студент максатчан юллама белән эшкә урнашкан урында өч ел эшләргә тиеш.
– Ә хәзер югары медицина уку йортларына керү шартлары турында сөйләшик.
– Югары медицина уку йортларына керү шартлары үзгәрде. Элек медицина юлламасы белән укырга кереп була иде. Ә хәзер мәктәпләрдә 11нче сыйныфтан соң бар да бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар. Югары балл тупласаң гына югары медицина уку йортына кереп була. Якын көннәрдә югары медицина учреждениесенә укырга керергә теләүчеләрне безгә поликлиникага килеп, кадрлар бүлегендә теркәлергә, элемтә номерларын калдырырга чакырабыз. Һәм без марттагы каникулда аларны чакырып алып, әңгәмә үткәрәбез һәм югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашу буенча якынча килешү төзибез. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, югары балл җыйган укучылар әлеге килешү белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына әңгәмәгә киләләр. Мәктәптән югары балл җыйган абитуриентка безнең кирәкле белгечлек буенча якынча килешү нигезендә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында юллама бирелә. Югары уку йортларында күпчелек бюджет урыннарында максатчан юллама белән укыйлар.
– Юллама алган егетләр һәм кызлар укуны тәмамлагач, Арчага эшкә кайтырга тиеш булалар, ә кайтмасалар?
– Әйе, алар Арчага эшкә кайтачаклар. Кайтмасалар, укырга киткән акчаларны кире кайтарачаклар. Бер елга уртача 200 мең сум.
– Безнең районнан бүгенге көндә күпме студент максатчан юллама белән укый?
– 28 студент. Быел безгә юллама буенча өч студент эшкә кайтырга тиеш. Максатчан юллама белән эшкә кайтучылар кимендә өч ел эшләргә тиешләр. Безгә участок терапевты, офтальмолог, психиатр, нарколог, функциональ диагностика үткәрү табибы һәм башкалар кирәк.
– Бүген медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары күпме?
– Табибларның уртача хезмәт хакы 100 мең сум, урта медицина хезмәткәрләренеке – 45 мең сум. Узган елның мартында медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр бирелә башлады. 50 меңгә кадәр халык яшәгән кечкенә шәһәрләрдә, торак пунктларда эшләгән табибларга ай саен 50 мең сум социаль түләү өстәлә, урта медицина хезмәткәрләренә – 30 мең сум. Арча районына хас түләүләр болар. Халык күп яшәгән шәһәрләрдә эшләгән медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр азрак.
– Районга эшкә кайткан медицина хезмәткәрләренә торак шартларын яхшырту өчен нинди ярдәм бар?
– “Земский фельдшер” программасы буенча фельдшерларга торак шартларын яхшырту өчен 750 мең сум грант акчасы бирелә, ә табибларга “Земский доктор” программасы буенча – 1млн.нан 1,5 млн. сумга кадәр. Алар районда кимендә 5 ел эшләргә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев