erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укытучыга мәдхия

Ветеран укытучы Наилә Миңнемуллина Укытучыга мәдхия язган

Укытучыга мәдхия

Исемең тарихка китә

Укытучы! Син бит илаһи зат!

Синең алда һәркем баш ия.

Сабырлыгың өчен рәхмәт әйтеп,

“Иң шәп кеше җирдә – Син!” – дия.

 

Синдәгедәй күркәм күз карашы

Я, әйт, тагын кемгә хас икән?

“Әни күзе белән чагыша”, – дип,

Әйтүләре, димәк, рас икән.

 

Даһилар да даһи булып тумый,

Нәкъ син салган эздән китәләр.

Синнән алган белем байлыкларын

Гомер буе саклап йөртәләр.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нәниләрнең шаян шуклыклары

Гомер үтү белән аклана.

Сабыйларның керсез күңелендә

Чын укытучы гына саклана.

 

Йөзләгән һөнәр иясен

Я, кем белемле итә?

Үзе чәчкән орлыкларның

Шытымнарын кем көтә?

Бары тик укытучы гына

Кешене кеше итә!!!...

Наилә Миңнемуллина,

Россия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X