Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Укытучылар да, укучылар да җиңүче

    “Сольфеджио” номинациясендә лауреат булды

    Казанда читтән торып үткән балалар һәм яшьләр иҗатының XI Халыкара бәйге-фестивалендә Арча сәнгать мәктәбеннән Асылъяр Кәлимуллина  (укытучысы Э. Рәхмәтуллина), Ралинә Гарәфиева (Г.Сабирова) Ләйсән Галиуллина (Т.Гидиятуллина) – беренче, Әнисә Исмәгыйлева (Л.Минһаҗева), Диләрә Хәмдиева (Г.Сабирова), Ландыш Гыйләҗиева (М.Алеева) икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Укытучыларның “Ятаган” фольклор ансамбле (җитәкчесе А.Гайнетдинов) читтән торып Чувашстанның Урмай авылында узган төрек дөньясының “Урмай-Залидә” традицион мәдәнияте Халыкара фестивалендә катнашты, өч номинациядә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Май ахырында Әүһәдиев исемендәге Казан музыкаль көллиятендә (үткән шулай ук читтән торып) V Бөтенроссия музыкаль-теоретик олимпиадада Арча сәнгать мәктәбен тәмамлаучы Камилә Закирова (М. Алеева) уңышлы чыгыш ясады, “сольфеджио” номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат булды.

     

     

     

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: