Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Укытучылар да, укучылар да тик ятмый

    Укытучылар, укучылар да дистанцион укуга әзерләнә. Фотода Ашытбаш мәктәбе укучысы өйдә компьютерда эшли.

    Безнең өйдә дә ике укучы бар. 1нче мәктәптә 4 сыйныфта укыйлар.

    Башта мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләре өйдә нинди техник мөмкинлекләр барлыгы турында сораштыру үткәрделәр.

    Әти-әниләр тик торган комьютерларын кабыздылар. Чөнки хәзер күпчелек смартфоннарда утыра. Һәм шул ачыкланды: тик торган компьютерлар начар эшли, я бөтенләй эшләми. Ремонтчыларга эш артты.

    Реклама

    Без дә компьютерны рәтләтеп алдык. Ремонтчы егет:

    - Эш күбәйде, - диде.

    Ә укытучыбыз эшне әкренләп кушып тора. Ничек кирәкле программага керәсе, ничек биремнәрне эшлисе һ.б.

    Дүшәмбедән дистанцион укулар башланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: