erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укытучылар кытлыгын киметү өчен, аларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк

1 сентябрьгә  республикада 500гә якын  укытучы (шуларның  200е – авыл җирендә) җитмәве билгеле. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында,  вазгыять үзгәреп тора, төгәл санны тагын берничә көннән хәбәр итәрбез, диделәр ("Ватаным Татарстан", Казан, Сәрия Мифтахова).

 Белгечләр, мөгаллимнәргә карашны үзгәртмәсәк, балаларны укытырга кеше калмаячак, дип борчыла. Укытучылар мәктәптән туеп, маникюр ясарга, пицца пешерергә китмәсен өчен нәрсә эшләргә?

Яңа уку елына әзерләнгәндә, Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Лаеш, Балык Бистәсе районнарында педагогларга кытлык зур булган. Бигрәк тә математика, физика, рус теле, инглиз теле, башлангыч сыйныф укытучылары җитмәгән. Мөгаллимнәрне  чит төбәкләрдән дә җәлеп итәләр.  Әйтик, «Унбер» мәктәбенә Санкт-Петербург, Казахстаннан иң яхшы мөгаллимнәрне чакырганнар. Шулай ук безгә «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча эшкә килүчеләр дә бар. Әйтик, Югары Ослан районының 1 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Усманова гаиләсе белән Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәреннән күченеп килгән. Аның хезмәт стажы  – 22 ел.

–  Башта бәйгене ота алмам дип  борчылдым,  нәтиҗәне ярты ай көттек. Ирем, ике балам бар. Балалар бакчага һәм мәктәпкә йөри. Монда миңа бик ошый. Миллионны әлегә бирмәделәр, тиздән бирәчәкләр. Укытучы булыр өчен укучыларны яратырга кирәк. Әти-әниләр белән уртак тел таба белүдән дә күп нәрсә тора. Хезмәт хакы, социаль ярдәм, ташламаларсыз да булмый. Яшьләр хәзер шуңа карый бит. Шәһәр белән авыл арасында  артык үзгәрешләр сизмим. Балалар кайда да заманча хәзер. Авылда күбрәк эш яраталар дияр идем.  Балалар турында  фикерләрем бик яхшы, – ди ул.

Балтач гимназиясе директоры Ренат Мөхәрләмов әйтүенчә, яңа уку елында 4 укытучы алганнар. Болар – башлангыч сыйныф, технология, инглиз теле укытучылары, озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.

– Укытучыларны тупладык, проблема юк. Район үзәге булгач, шактый кеше эш эзләп килә. Башлангычта балалар саны арта. Шуңа күрә аларны укытырга укытучылар күбрәк кирәк. Якында гына Арча педагогия көллияте булгач, проблеманы уңай хәл итәбез. Ә менә физика, информатика укытучылары китсә, аларны алыштырырга кеше юк. Инглиз теле укытучысы яшь кыз иде. Бер ел эшләде дә Мәскәүгә башка юнәлеш буенча китте. Акча проблемасы да бар. Яшьләрның эш хакы – нибары 15–16 мең сум. Хезмәт хакын алып карыйлар да, болай булмый дип, китеп баралар. Яшьләр өчен акча мөһим хәзер. Авыл җирендә 18 сәгать укыталар. Бер ставкага җитмәгәч, акча да азрак була. Стажы булганнарга  30 мең сумга якын хезмәт хакы тия. Моны авыл җирендә аз дип әйтмәс идем, – ди  Ренат Мөхәрләмов.

КФУның  психология һәм мәгариф институты директоры Айдар  Кәлимуллин, педагогик уку йортлары укытучыларны аз әзерли, шуңа күрә җитми, дигән сүз дөреслеккә туры килми, ди. Киресенчә, КФУ хәзер элеккеге гуманитар-педагогик вузга караганда да  булачак укытучыларны күбрәк әзерли. КФУда, Алабугадагы уку йорты белән бергә, педагогик юнәлешләрдә бүген 10300 студент укый. Яңа уку елында 2453 кешене  кабул иткәннәр. Бәйгеләр дә саллы булган. Соңгы елларда БДИның уртача баллары да арткан.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Без имтихан нәтиҗәләре, укытучылар әзерләү буенча илдә беренче бишлеккә керәбез. Студентлар белән аралашып торам, фикерләрен сорашам. Аларга  укытучылыкка  уку ошый. Шунысы сөендерә: талантлы яшьләр килә, – ди Айдар  Кәлимуллин. – Вазгыять җиңел түгел. Күп илләр укытучыларга кытлык кичерә. Алар да әлеге проблема белән көрәшә. Яшь укытучыларны җәлеп итү системасын үзгәртергә кирәк. Элеккеге форма бүгенге мәктәпкә туры килми. Безгә күпчелек мәктәп директорлары, студентлар җибәрегез әле, дип  хат язалар. Хәзер закон нигезендә югары курсларда да мәктәптә эшләргә  рөхсәт ителә. Әмма студентның укуга вакыты аз кала. Нәтиҗәдә нәрсә көтәрбез? Мәктәпкә юллама буенча кайтып, ничәдер ел эшләү дигән нәрсә  юк бит хәзер. Саба районының мәгариф бүлеге җитәкчесе  Илфат Шакировны үрнәк итеп китерәсем килә. Уку йортына еш килә, укытучылыкка укырга теләүчеләрне туплап кына калмый, аларның ничек укуын да күзәтә. Шуңа күрә яшь укытучылар килү буенча  әлеге районда   күрсәткечләр дә зур.

Айдар Кәлимуллин белдергәнчә, ул башка эшкә күчкән яшь укытучыларның проблемалары турында да кызыксынып тора.

– Алар, хезмәт хакы түбән, ди. 15–18 мең сум. Балаларны яратсак та, бу акчага гына яшәп булмый, дип мәктәптән китәргә мәҗбүр. Укытучының  җаваплылыгы да зур. Балалар өчен җавап бирергә кирәк бит. Монысы – беренче проблема. Шуңа күрә хезмәт хакын арттырырга, социаль-икътисади ярдәм чараларын булдыру кирәк.  Икенче  проблема – әти-әниләр тарафыннан басымның көчле булуы. Алар ни булса да, укытучыны гаепли. Әйтик, балага кырын карый, дөрес укытмый, дип тырнак астыннан кер эзлиләр. Минем үземнең дә онлайн форматта узган әти-әниләр җыелышында булганым бар. Чын мәгънәсендә укытучыны кызгандым. Берсе – дәресне авыр, икенчесе,  җиңел укытасыз, ди.  Шулай  булгач, ничек ярарга әти-әниләргә? Бу бит суга сөтне кушып бир, судан сөтне аерып бир кебек. Берәү дә табибны – операция, заводтагы эшчене деталь ясарга өйрәтеп йөрми. Укытучыны өйрәтергә әти-әнинең нинди хокукы бар? Дөрес, киңәш мәгънәсендә мөмкин, әмма өйрәтү бу бернинди кысага да сыймый. Шуңа күрә укытучының юридик яктан статусын күтәрергә кирәк, – ди  белгеч. – Тәҗрибәле укытучылар бу хәлләргә яраклаша, ә яшь укытучы түзә алмыйча китә. Аптырагач, тырнак ясаучы белгечлеген сайлый ул, ни өчен дигәндә, җаны тыныч.  Күбесе онлайн мәктәпкә укытырга күчә. Монда да йокылары туйгач торалар, әти-әниләрдән гаепләүләр ишетмиләр, ике мәртәбә күбрәк  акча алалар. Шуңа күрә, хөрмәтле әти-әниләр, укытучыны гаепләмәгез, аның эшенә кысылмагыз. Югыйсә киләчәктә балаларыгызны укытырга кеше калмаска мөмкин. Укытучыларны саклагыз! Балаларыгыз янында аларны хурламагыз! Мөгаллимнәрнең дәрәҗәсен бергәләп күтәрик.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зарплату надо повысить, тогда не будут уходить. Повышать не на 2-3 тысячи, а на 20 тысяч. Наша республика богатая, пусть платят!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      БИК дорес сузлэр

      Теги: Арча хәбәрләре

      2
      X