erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ул Арчада хор оештырган кеше

Алар 42 ел бергә. “Рус җыры”н Фирая Батршинасыз, ә Фирая Мөхәммәтҗан кызын ансамбленнән башка күз алдына китереп булмый. Ансамбльдә җырлау дәверендә балалар үстерделәр, лаеклы ялларга чыктылар, инде хәзер оныкларны үстерешергә булышалар. Ансамбльдә җырлый-җырлый, республика гына түгел, Рәсәй киңлекләренә дә чыгып, халыкка хезмәт итеп гомернең узганы да сизелмәгән. Сәләтле райондашларын туплап ансамбль оештырып йөргәндә әле 40ы да тулмаган Фирая Батршина 80 яшьлегенә дә аяк баскан икән.

 

55 ел гомерен музыка өлкәсендә хезмәт итүгә багышлаган Фирая Батршинаның шатлыгын уртаклашырга ансамбльдәге җырчылар гына түгел, дуслары, танышлары, “Рус җыры”н үз иткән тамашачылары, якыннары, укучылары, хәтта педучилищедагы тәүге чыгарылыш укучыларына кадәр килгән.

Хатирәләр, хатирәләр... Әтисе уйнаган гармун моңнарына кушылып, кечкенәдән татар халык җырларын җырлап, әтисенең горурлыгы булып үскән кыз мәктәптән соң Арча педагогия училищесына юл тота. Аны тәмамлагач Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультеты ишекләре колач җәеп каршы ала үзен.

1965 елда институт тәмамлап, үзе белем алган училищеда музыка укыта башлаган Фирая Мөхәммәтҗан кызы сәләте, белеме белән генә түгел, зыялы туташ-ханымнарга хас булганча, үз-үзен тотышы, буй-сыны, киемнәре белән дә студентлары күңеленә кереп урнаша. Яраткан укытучыларын үзләренә үрнәк итеп куеп, гомер буе Фирая апаларына охшарга тырышып яшәгән укучыларының күбесе бүген инде үзләре лаеклы ялдагы укытучы. Үзләре дә укучыларын музыка укытучысыннан өйрәнгән зәвыкны тәрбияләргә тырышып, аның кебек булырга тырышып яшәгәннәр. Укытучының шатлыгын уртаклашырга әнә шул 1969 елгы тәүге чыгарылышы һәм башка елларда тәмамлаган укучылары да килгән иде. Укучылары арасында җырчы Алсу Фазлыева да бар, ире Азат белән алар да укытучысын котларга кайткан.  Азатлар гаиләсе белән Фирая апалар гаиләсе кода-кодагыйлар да икән. 

Фирая Батршинаны котларга район, мәдәният җитәкчелеге дә, ветераннар советы вәкилләре дә килгән. Арчада яшәүче кызы белән улы гаиләләре әниләрен сәхнә түрендә котласа, Германиядә яшәүче кызы Гөлнара әнисенә рәхмәт сүзен, җылы теләкләрен видео аша юллаган. Оныгы Диана Алмаева дәү әнисенең бәйрәмен котлап җыр бүләк итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Музыка сәнгате гомере буе җыр-моң серләренә төшендереп яшәгән укытучыны яшьлек илендә яшәтергә дә ярдәм итә. Юкса бүген дә алгы сафта була алмас иде. Тик үткән еллар еш искә төшә, сагындыра. Бар иде бит аның Арча стадионындагы җыр бәйрәмендә 400әр кешелек хор белән чыгыш ясаган еллары. Хор сәнгатенең районда нык күтәрелеш алуында Фирая Батршинаның өлеше чиксез. Ә хәзер ул 20дән артык кешелек коллективны җитәкли, “Рус җыры” белән дә Арча данын еракларга таратуда өлеш кертә. Ансамбль белән катнашкан һәр чарадан рухи көч, киләчәккә өметләр белән кайта алар.

“Фирая Арча районында үзе бер эпохага тиң, – дип бәяли аны педагогика көллиятенең элеккеге директоры Илдус Сәгъдиев. — Ә “Рус җыры” ансамбле – хезмәткә һәйкәл. Фирая һәм ире Ренатның педагогика көллиятен күтәрүгә керткән хезмәтләре бәяләп бетергесез. Без ярты гасырдан артык гаилә дуслары булып яшибез”. Ә бер дусты Фирая апаны “Искиткеч дус”, – дип бәяләде. Хөрмәт казану өчен акча да, танышлык та кирәкми шул. Һәр кеше күңеленә юл табып яшәүче Фирая Батршина исә үзенең хезмәтендә, уңышларында якыннарына, үзен хөрмәт итүчеләргә рәхмәтле.

Өч елдан “Рус җыры” да юбилеен бәйрәм итәр. Һәммәсе исән-сау булып, шатлыкны бергәләп уртаклашырга язсын.  

Розалия Зиннәтова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X