Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ул аяксыз кайтты

    Бер аяксыз Шакир туган авылына кайта. Аны бөтен авыл каршы алырга чыга... Кайтса, өй бикле. Фото шушы көннәрдә төшереп алынды. Түрдә Шакир абыйның кызы Рузилә апа, улы, оныгы, килене.

    Редакциягә Түбән Мәтәскәдән Рузилә апа Хөснетдинова килде. “Җиңүнең 75 еллыгы” уңаеннан әти турында сөйләргә, дип килдем, – диде ул. – Искиткеч кеше иде ул безнең әти! Аны бөтен авыл яратты”.

    Рузилә ханым кыска гына вакыт эчендә гаҗәеп хәлләр турында сөйләде. Сөйләшеп сүз бетмәде. Беркөнне Арчада яшәүче кызы белән Түбән Мәтәскәгә дә барып килдем.

    Шакир Фәсәхиев 1919 елның 19 сентябрендә 6нчы бала булып дөньяга килә. 2 кыз, 4 малай. Шакир абыйның үзенең дә 2 кызы һәм 4 улы бар. Мәктәптә әйбәт укыган. 7 сыйныфта вакытта әнисе Хәерниса үлә. Әтиләре Фәсәхи 6 бала белән тол кала. Эшкә генә түгел, телгә, җырга оста Шакир спектакльләрдә дә уйный. Т.Гыйззәтнең “Чаткылар” спектаклендә аяксыз егетне уйнарга туры килә. Хәтта агачтан аяк та ясый. Армиягә киткәндә агач аякны чормага ыргытып калдыра, кайткач, спектакльләрне күп уйнар әле! Кем уйлаган ул сугышта яраланып, аягын югалтыр дип?! Армиядән сугышка керә.

    Көнбатыш фронтта Великие Луки шәһәре тирәсендә бик көчле сугышлар була. Шакир шунда эләгә. “Үлүчеләр шул дәрәҗәдә күп иде, танк, машиналар үтү өчен юлны әрчегәндә мәетләрне ике якка бүрәнә кебек өеп куя идек”, – дип искә ала ул. Кыр разведчигы булып хезмәт итә ул. Авыллар юк ителеп, зур-зур морҗалар гына утырып кала. Исән калган йортларга кереп, ашарга берәр нәрсә булмасмы икән дип эзләнсәләр дә бер нәрсә тапмыйлар... Ял итеп алырга 5–6 солдат морҗа янына килсәләр, мина шартлый. Шунда Шакирның аягы яралана. Хезмәттәше Захаровның эчәгеләре чыга. Зинхар, мине калдырмагыз, дип үтенә ул иптәшләреннән. Эчәгеләрен эченә тутыралар. Захаров юлда барганда үлә. 3–4 көн ат абзарында ятканнар. Шәхесләре

    ачыкланмый торып, госпитальгә озатмаганнар. Шакирның аягында гангрена башлана. Тездән түбән аягын кисәләр. Яңадан гангрена. Яңадан операция. Тегәргә тиресен сөяктән озынрак итеп калдырмаган булалар, яңадан аякны кисәләр. “Шунысы бик авыр булды”, – дип сөйли соңыннан Шакир. Яралыларны төяп, Себер ягына озаталар. Казан аша үткәндә “Казан, Казан”, – дигән сүзләрне ишетеп ала. Һәм тиз генә градуснигын кайнар чәйгә тыга. “Бу барыбер үләсе кеше”, – дип Шакирны Казанда төшереп калдыралар. Казанда 6 ай госпитальдә дәвалана. 38 килога калган Шакирны шәфкать туташлары күтәреп йөртә. Бер шәфкать туташы белән ул фотога да төшә. Госпитальдә итек астына салырга өйрәтәләр. Килеп укыталар.

    Алар сугышта дүрт бертуган катнаша. Олысы Йосыфҗан сугышка кергән дә, юкка да чыккан. Бер хаты да килмәгән. Ә Шакирның Казанда госпитальдә ятканын авыл халкы белеп ала. Туганнары барып күреп кайта. Әтисе Фәсәхи, Казанга баргач, трамвай астында калып үлә.

    Бер аяксыз Шакир туган авылына кайта. Аны бөтен авыл каршы алырга чыга... Кайтса, өй бикле. Ике кыз туганы кияүдә. Абыйлары сугышта. Сугыштан исән-сау кайткан Мәгъсум абыйсы энесе Шакирны карый. Егет рәтләнгәч, армиягә киткәнче йөргән кызы янына килә. Егет белән кыз тәрәзә аша сөйләшкәнне кызның әнисе ишетеп ала. Ана кызын тәрәзәдән суырып ала да: “Син нәрсә, гарипкә кияүгә чыкмакчы буласыңмы? Нишли ала ул? Ярар, хәер өстәргә чыгарсыз, хәер сорашканда да ул бит капчыгын да тота алмаячак, ике кулында да таяк бит аның...” – дип орыша. Моны ишеткән Шакир китеп бара... Озак та үтми, Шакир авыл кызы Һавага сүз ката. Алар өйләнешәләр.

     

    Казан госпиталендә 38 килолы энекәшләрен күргәч, Хәмдия белән Рәбига апалары: “И-и, Ходаем, үлгән булса, моның кадәр үк җәфаланмас иде”, – дип елап җибәрәләр.

    (Дәвамы бар).

    Румия Надршина

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: