Реклама
--Мин моны йөрәгемдә йөртсәм гөнаһ булыр, -- дип килеп керде ул безгә.
70ләргә якынлашкан ир кеше иде ул. Утырырга тәкъдим иттек. Һәм игтибар белән тыңладык.
-- Бу нинди галәмәт икән?! Шулай бер көнне караңгы төшә башлагач, урамга чыктым. Туганымның хәлен белеп кайту иде максатым. Барам шулай урамнан. Каршыма бер кыз килә. Килеп җиткәч туктатты бу мине.
-- Әйдә, мин синекен фәлән итәм, син миңа акча бирерсең, димәсенме бу! Ах, мин әйтәм, оятсыз, дип тузынып киттем мин. Куркып йөгерде, дисезме, юк, и-и, абый, сез картырак икән шул, дип тыныч кына китеп барды...
Бүлмәдә тынлык урнашты. Абыебыз бераз тынып торды. Без дә шаккатып бер сүз әйтә алмый торабыз.
-- Нинди заманда яшибез... -- дип үзалдына сөйләнгәндәй итте ул. Күзләре дә дымланып китте. -- Бу турыда дәшми калырга ярамый. Языгыз сез бу турыда. Оятсызлык бит бу! Кая барабыз? Берәүнең кызы бит инде ул! Кадерлесе... Әллә кадерсеземе... Арчада бит бу! Әллә кайда түгел!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз