Ул булганда өебез нурлы
Дания апага 90 яшь
15 августта Арча станциясендә кызы Фәния тәрбиясендә яшәүче Дания апа Әсхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Нурлы йөзле, һәр сүзен җиренә җиткереп сөйләшә торган ягымлы бу апа белән без тиз уртак тел таптык. Артыгын сөйләшми, кирәклесен генә әйтә, гаҗәеп тыйнак. “Тормышым бик әйбәт. Бернинди тавыш юк, тыныч, рәхәт. Кызым матурым, дип башымнан сыйпап кына тора, оныкларым Дамир белән Әмир бик әйбәтләр. Бәхетле картлыгыма сөенеп яшим”, – диде ул.
Әйе, бүгенгесе рәхәт. Әмма Дания апа да ниләр генә күрмәгән. Малмыж районының Татар Кунбашы авылында туа ул. Гаиләдә өч кыз. Әти-әнисе колхозда. Шулай үз көенә генә яшәп ятканда сугыш башлану турындагы хәбәр килә.
– Икенче сыйныфка күчкән генә идем әле. Өч карт белән өч кечкенә кызны урман кисәргә җибәрделәр. Без пычкыны тарта да, этә дә белмибез. Шул бабайлар өйрәтте. Аннан кайтуга икенче эш әзерләп куйганнар иде. Иделгә (Нократ елгасын бездә халык телендә шулай йөртәләр) сал салырга җибәрделәр. Тагын рәтен белмибез. Әлеге дә баягы кәкрәеп беткән бабайларны урманнан чакырып кайтардылар. Шулай эш белән узды балачагым, яшьлегем. Укый да алмадым, – диде Дания апа. – Тамагы тук булса ярар да иде. Ашарына да юк бит әле. Черек бәрәңге җыярга басуга барабыз, этләр белән куалар. Эләксә, әни каты күмәч ясый. Юк икән, кайда нәрсә бар, шуны ашыйсың. Тормышлар бераз тернәкләнеп киткәч, черек бәрәңге җитәрлек булды. Колхозда төрле эштә йөрдем.
Армиядән кайткан Борнак авылы егете белән очрашу кызның тормышын үзгәртә дә куя. Бик яшьли кияүгә дә чыгып китә Дания.
– Очрашу тарихыбыз кызык кына килеп чыкты. Чишмәгә барышым иде. Карыйм, бакча башыннан ике егет килә. Шул вакытта ук булачак ирем мине күреп алган да иптәшенә: “Бу кыз минеке булыр”, – дигән. Ул көнне күренмәде, икенче көнне килде бу. Мин кәҗәләнгән булдым. “Кәҗәләнсәң дә, кәҗәләнмәсәң дә минеке буласың”, – диде бу. Чыннан да сүзендә торды, сорарга да килделәр. Әни: ”Бирик. Аны саклаганчы, җанымны саклармын”, – диде. Икенче көнне егет үзе килде. Шул кушылудан 54 ел бергә гомер иттек. Ул кибеттә сатучы. Мин төрле эштә. Җиде бала үстердек. Аллага шөкер, барысы да исән-сау. Ирем генә юк, аның вафатына күп еллар үтте, – диде Дания апа.– Әйбәт кеше иде. Иттән өзмәде. Чегәннәр белән дус булды (безнең якта алар авылы-авылы белән), елына бишәр ат суйды, казылыклар ясады, кеше күлмәк кимәгәндә дә миңа атлас күлмәкләр тектерде.
Үзе дини гаиләдә үскән Дания апа. Сугыш вакытында да авылларында ике мәчет булган. Аларга тимәгәннәр дә. Бабасы мулла. Намазларны, уразаны калдырмаганнар. Оныгы Әмир шуңа ошаган. 16 яшеннән Ыстамбулга китеп, биш ел дәвамында өйгә кайтмыйча читтә торып укып дини белем үзләштергән. Хәзер Арчада мөхтәсиб. Укыган чагында әбиләре кулыннан килгәнчә ярдәм иткән. Дамиры да намазда. Ул Казанда, бер оешмада җитәкче. Кызы Фәниянең уллары алар. Шулар өчен сөенеп яши Дания апа.
– Дания апа, сөбханалла, яшь күренәсез. Сәбәбе нидә? Серен ачыгыз әле?
– Дару эчмим мин. Җир, кура, каен җиләкләре, үләннәр – үзләре дару. Майлы ат, тана ите ашап тордым. Әле дә ашыйм. Тавык итен яратмыйм, коры була. Бал белән чәй эчәм, – диде ул. – Авырыйм, дип зарланганым булмады. Хәзер генә менә буыннар сызлый.
– Әни кибет ризыгы, камыр әйберләре ашамый. Аңа үзе әйткәнчә, майлы ит, аш шулпасы, ак ипи белән каймак булсын. Аллага шөкер, шикәр авыртуы да, кан басымы да юк. Миңа булышып йөри әле. Казлар, үрдәкләр карый, эштән кайтышыма чәйләр куеп тора, – диде кызы Фәния. – Ул булганда, өебез дә нурлы. Тазалыкта, тынычлыкта яшәсен генә әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев